16+

Дөнья матур, дөнья киң

Дөнья искиткеч гүзәл, дип чын-чынлап әйтергә мөмкиннәр Балык Бистәсе районының Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә ачылган күргәзмәләр белән хозурланучылар.

Дөнья матур, дөнья киң

Дөнья искиткеч гүзәл, дип чын-чынлап әйтергә мөмкиннәр Балык Бистәсе районының Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә ачылган күргәзмәләр белән хозурланучылар.

Беренче күргәзмәдә танылган һәм хөрмәткә ия булган кеше, ТР прокуроры Кафил Әмировның фото эшләре - гаҗәеп матур пейзажлары урын алса, икенчесендә - сынлы сәнгать һәм дизайн бүлеге студентларының эшләре. Күргәзмәләр КФУның филология һәм сәнгать институты белән Балалар сәнгать мәктәбе хезмәттәшлеге кысаларында оештырылган. Әлеге ике уку йорты арасындагы үзара килешү беренче чиратта талантлы яшьләрне эзләүгә юнәлтелгән.
Сәнгать сөючеләр күргәзмәне инде 8 ноябрьдә үк карый алды - ул шул көнне ачылды. Күргәзмә залына килүчеләр арасында район кунаклары - сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доцентлары Юлиана Еманова, Рада Сәлахова һәм институтның башка укытучыларыннан тыш, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, музейда, прокуратурада, администрациядә эшләүчеләр һ.б. бар иде. Аларның барысын да район башлыгы Илһам Вәлиев сәламләде.
Педагогика фәннәре кандидаты, сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты Юлиана Еманова фоторәссам Кафил Әмировның иҗатына карата үз карашын белдерде. Аны ул, табигать һәм кешене бербөтен буларак үзара бәйләнештә тоярга мәҗбүр итә торган үзенчәлекле төрдә эшләүче философ һәм лирик, дип атады. Фотокүргәзмәнең «Ак сагыш» дип исемләнүе дә юкка гына түгелдер. Рада Сәлахова исә интерьер, кием, декоратив-гамәли сәнгать дизайнындагы яңа юнәлешләр турында сөйләп узды һәм студентларның кайбер эшләренә карата үз фикерен белдерде.
Үткәрелгән чара районның мәдәни тормышында истәлекле һәм якты вакыйга булып кереп калды. Ә күргәзмә әле 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading