16+

Домофоннар да сөйләшә башлаячак

Тиздән йортта ут яки су бирүне туктатулары турындагы игъланнарны без домофоннар аша да белә башлаячакбыз. Болардан кала алар аша Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бозлавык яки башка табигать бәла-казалары турындагы кисәтүләрен ишеттерәчәкләр, сайлаулар алдыннан сайлау участокларына барырга кирәклеген искә төшерәчәкләр һәм хәтта Универсиада вакытында спорт матчлары анонсларын да биреп барачаклар. Әлбәттә...

Тиздән йортта ут яки су бирүне туктатулары турындагы игъланнарны без домофоннар аша да белә башлаячакбыз. Болардан кала алар аша Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бозлавык яки башка табигать бәла-казалары турындагы кисәтүләрен ишеттерәчәкләр, сайлаулар алдыннан сайлау участокларына барырга кирәклеген искә төшерәчәкләр һәм хәтта Универсиада вакытында спорт матчлары анонсларын да биреп барачаклар. Әлбәттә инде, реклама характерындагы игъланнарсыз да булмас. Ишек ачылганда, подъезддан чыкканда һәм фатирга домофон аша шалтырату килеп ирешкәндә үзебез өчен файдалы булган яңалыклар белән шул рәвешле таныша алачакбыз. Әйтүләренчә, роликлар барысы биш секундка исәпләнгән.
Шунысы да бар: әлеге яңалык йортта яшәүчеләр хисабына түгел, ә подрядчиклар компаниясе өстенә төшәчәк. Домофоннарга аудио чипларны ике-өч атнадан куя да башларлар дип көтелә. Иң элек аны Универсиада авылыннан ерак түгел Парин урамында яшәүчеләр ишетә алачак. Барысы да яхшы гына барса, ел ахырына инде Казанның барлык домофоннары да матур тавыш белән сөйли башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading