16+

Дүртесенә 360 ел төрмә

Төркиядә ялган спирт ясап сатып, 5 россияленең үлеменә сәбәпче булган дүрт төрек егетенә мөнәсәбәтле суд тәмамланды. Агулы алкоголь җитештерүче 4 егетнең һәрберсе 90ышар елга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Бу вакыйгага кире кайтсак, 2011 елның май ахырында Россиядән Төркиягә ял итәргә барган бер төркем туристларның елга буйлап яхтада сәяхәт итеп кайтканнан соң...

Төркиядә ялган спирт ясап сатып, 5 россияленең үлеменә сәбәпче булган дүрт төрек егетенә мөнәсәбәтле суд тәмамланды. Агулы алкоголь җитештерүче 4 егетнең һәрберсе 90ышар елга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Бу вакыйгага кире кайтсак, 2011 елның май ахырында Россиядән Төркиягә ял итәргә барган бер төркем туристларның елга буйлап яхтада сәяхәт итеп кайтканнан соң сәламәтлекләре кискен начарланып киткән иде. Соңрак 5 турист яхтада ялган аракы эчү нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашты. Тикшерү аракыда кешене үлемгә китерә торган метил спирты булуын ачыклады. Корбаннар арасында Чаллы кызы Айгөл Җәләева да бар иде. Рус туристлары өчен гид булып эшләргә дип килгән булган ул Төркиягә. 27 май төнендә яхтадагылар туристлык бизнесы өлкәсендәгеләр өчен оештырылган кичәдә ялган аракы белән агуланганнар. Сирәк эләгә торган ял көненә туры килгәч, кыз яхт-турда катнашырга чакыруны кире какмаган. Айгөл Анталиядәге медицина университеты клиникасында аңына килә алмыйча үлеп китә. Икенче көнне ярдәм сорап табибларга 20 кеше мөрәҗәгать иткән, арада 6 кеше исә аеруча авыр хәлдә булган. Яхтаның ике хуҗасы һәм тагын бер хезмәткәр 7шәр елга ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading