16+

Галәм әхрамы мәдәни үзәккә әвереләчәк

Бу - Илдар абыйның васыяте

Галәм әхрамы мәдәни үзәккә әвереләчәк

Бу - Илдар абыйның васыяте

Равил Камалов: «Бакыйлыкка күчәренә 3 көн кала, без Мәскәүдә Илдар абый белән сөйләшеп утырдык. Әлеге сөйләшүдә ул үзенең Галәм әхрамында Халыкара мәдәни үзәк ачу теләге, аның якынча проекты турында сөйләде. Аны Илдар Хановның васыяте дип тә кабул итсәк була - әлеге сөйләшү, фикер алышу яздырып алынган», - диде. Әлеге Халыкара мәдәни үзәктә дәвалаучылар эшләргә, йога мәктәбе булдырырга, тәрбияви һәм белем бирүче программалар эшләргә тиеш икән.
«Соңрак үзәк киңәер, дип өметләнәбез, - ди Равил Камалов. - Инициатив төркем белән без республика җитәкчелегенә тиешле фондны теркәү буенча мөрәҗәгать белән чыгарга телибез. Шуның нигезендә дәүләти-шәхси партнерлык турында сүз алып барып булачак».
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре:
- Без Илдар Хановны гына түгел, тулы бер дәверне югалттык. Ш.Биктимеров, М.Сәлимҗанов, Т.Миңнуллин китеп барды. Менә бүген Илдар Хановны озатабыз... Без аның белән беренче тапкыр Мәскәүдә танышкан идек. Ул вакытта Илдар Ханов мине остаханәсенә чакырган иде. Шунда чәйләп утырганда, бүлмәгә Владимир Высоцкий килеп кермәсенме! Мин шаккаттым - нинди кешеләр белән аралаша икән рәссам! Соңрак Илдар Ханов белән Чаллыда, Казанда еш кына күрешеп-аралашып тордык. Ул рәссам, скульптор, дәвалаучы гына түгел. Иң мөһиме - ул бөек кеше иде.
Айрат СИБАГАТУЛЛИН, ТР мәдәният министры:
- Без бүген татарның олуг улын югалттык. Мин аның таланты алдында баш иям.
Зилә ВӘЛИЕВА, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры:
- Республика олуг остасын соңгы юлга озата. Шәхсән минем өчен Илдар матур эчке дөньясы, бөтен дөньяны үз йөрәгенә сыйдырган, галәм сулышы белән яшәүче шәхес иде. Аның менә шушы зур әсәре - Галәм әхрамы хәзер республика кайгыртуына алынсын иде, моннан бервакытта да кеше өзелмәс дип ышанасым килә.
Илгиз ХАНОВ, рәссам:
- Абый һәрвакытта, һәр кешедә Ходай Тәгалә бар, ди иде һәм шуңа да һәр килгән кешесен яратып кабул итә белде. Ул кешеләрне зур океанның кечкенә тамчылары белән чагыштырды - шуңа да без бер-беребезгә якын, тигез булырга тиеш тә. Илдар абыйны озатырга килгән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә: сезсез - Илдар абый, Илдар абыйсыз сез булмас идегез. Сезнең хәтердә Илдар Ханов булганда, абый һәрвакытта безнең белән булачак...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading