16+

ГӨРЛӘДЕ САБАН ТУЙЛАРЫ

Эреле-ваклы кимчелекләрдән азат булып, үз-үзебезне битәрләүдән арынып, бер мактанасы да килә. Нинди матур күркәм милли бәйрәмебез - Сабан туебыз бар безнең. Бу сиңа кайбер илләрдәге кебек черек помидор атышу да, яки пычракта аунау гына түгел! Болытларга җиткән туры һәм гаять шома баганага менеп кара да син, ук кебек очкан атта...

ГӨРЛӘДЕ САБАН ТУЙЛАРЫ

Эреле-ваклы кимчелекләрдән азат булып, үз-үзебезне битәрләүдән арынып, бер мактанасы да килә. Нинди матур күркәм милли бәйрәмебез - Сабан туебыз бар безнең. Бу сиңа кайбер илләрдәге кебек черек помидор атышу да, яки пычракта аунау гына түгел! Болытларга җиткән туры һәм гаять шома баганага менеп кара да син, ук кебек очкан атта...

Балтач
Казан сәламе белән Балтачка кунак булып төшкән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов: «Балтачлылар һәрвакыт республика халкын үз үрнәкләрендә ит, сөт җитештерергә өйрәттеләр», - дип канатландырса, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров: «Балтачлылар, башкаларны көнләштерерлек итеп, саф татарча сөйләшәләр, телебезне саклыйлар», - дип үсендерде. Яхшы сүзне ишетү рәхәт, күңел янәдән тантана итә. Балтач җирлеге хезмәттә генә түгел, спортта да әйдәп баручылардан. Кул көрәше буенча халыкара спорт остасы Әлфия Зыятдинова 21 тапкыр - республика, 7 мәртәбә - Россия, 2 тапкыр дөнья чемпионы булган! Быелгы бәйгедә аңа, районның почетлы гражданины, дигән мактаулы исем бирелде.
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

Азнакай
Азнакай Сабан туена моның кадәр халыкның җыелганы юк иде әле. Көне дә килеште. Халыкның күзен кыздырып, мәйдан уртасында торган ике машинаның берсенә хуҗа тиз табылды. Кыр эшләрен беренче булып уңышлы төгәлләгән «СоюзАгро»ның Актүбә төбәк производство комплексы ия булды аңа. Гомумән, бүләкнең чуты булмады. Һәр тармак, зур хөрмәт күрсәтеп, мәйданга үз алдынгыларын чыгарды.
Кунак-төшеме белән дә кыйммәтле Сабан туе. Ни дисәң дә, әзер сый-нигъмәткә, бәйрәм күчтәнәчләренә үрелүче куллар күбрәк булган саен, аның бәрәкәте дә арта гына төшә. Төркиянең Тарсус шәһәре белән Татарстанның Азнакай шәһәре арасында дуслык урнашуга да 15 елдан артык вакыт үтеп киткән. Тарсус шәһәре башлыгы урынбасары Туфан Кәрим җитәкчелегендәге бер төркем төрек кардәшләр Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары иде.
Расиха ФӘИЗОВА

Балык Бистәсе
Балык Бистәсе муниципаль район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев хәтфә тугайга җыелган халыкка бәйрәм котлавы ирештерде. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызда соңгы вакытларда гына да өч мәртәбә булып китте. Район икътисади үсештә һәм монда республика Президентының ярдәме зур, - диде Илһам Госман улы. - Сабыйлар өчен 80 урынга исәпләнгән яңа бакча төзелде. «Газпром» җәмгыяте Балык Бистәсендә яхшы футбол стадионын сафка бастырды».
Балык Бистәсе - авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче төбәк. Биредә бер ел эчендә генә дә 17 гаилә фермасы оешкан. Шумково һәм Котлы-Бөкәш юнәлешләрендәге юллар ныгытылды. Бу җәйдә Балыклы Чүкәй һәм Укмас авылларына юллар тоташтырылачак. Планда һәр авылга асфальт юллар сузу каралган.
Дамир БӘДРИЕВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading