16+

Иң-иңнәрнең берсе

Бүгенге язмабызда нефть тармагындагы иң-иң дигән яңалыкларның берсе белән булса да танышып китик. Белгечләрнең сүзенә колак салсак, сыекча белән җир катламын яруны (гидроразрыв пласта, ГРП) күп баскычлы итеп башкару нефть тармагында иң алдынгы технологияләрнең берсе санала.

Иң-иңнәрнең берсе

Бүгенге язмабызда нефть тармагындагы иң-иң дигән яңалыкларның берсе белән булса да танышып китик. Белгечләрнең сүзенә колак салсак, сыекча белән җир катламын яруны (гидроразрыв пласта, ГРП) күп баскычлы итеп башкару нефть тармагында иң алдынгы технологияләрнең берсе санала.

Берничә җөмлә белән генә ГРПның ни икәнлеген аңлатып китик. Вакыт үтү белән кайбер скважиналарга нефть килү кими. Нефтьчеләр бу очракта, скважина йоклаган, диләр. Һәм аны уяту өчен ГРП башкарыла. Аннан соң инде нефть җир катламында барлыкка килгән ярыклардан скважинага килә башлый. Ун операциянең тугызы коедан нефть күтәрелүне арттыруга китерә. Нефть тармагында эшләүче белгечләрнең эзләнүләре, өйрәнүләре бу катлаулы эшне күп баскычлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә. Инде монысы нидән гыйбарәт дигән сорауга да җавап биреп карыйк. Җиргә борауланган көпшәнең буеннан буена чиратлап, цикл артыннан цикл гидроразрыв ясала. Моның өчен горизонталь көпшәгә махсус пакерлар урнаштырыла. Без аны көпшәне аралыкларга бүлүче җайланма дип күз алдына китерик. Беренче өлештә гидроразрыв башкарылганнан соң, көпшәгә җибәрелгән шар ярдәмендә ул кисемтә ябыла, шул вакытта икенчесен киләсе операциягә әзерли. Шарчыклар көпшә буенча сыеклык ярдәмендә хәрәкәт итә. Җир катламын сыекча белән яру зур төгәллек, әзерлек белән башкарыла торган катлаулы процесс, ә аны күп баскычлы итү чыгымнарны бермә-бер киметүгә китерә.
Май ахырында Яуркинск нефть чыгару мәйданында шушындый операциядә «Татнефть» ЯАҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов үзе дә булып, белгечләр белән фикерләшеп, барысын да карап, сәгать ярым барган процессны күзәтеп кенә калмыйча, шарчыкларны төшерү вакытында турыдан-туры катнашкан. Бу проект - фән белгечләренең, геологларның, инженерларның, башкаручы сервис тармагы хезмәткәрләренең уртак уңышы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading