16+

Иң татлы бәйрәм

Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр юк. Арада иң татлысы да бар. Быел аны Арча районында үткәрергә җыеналар. Белгәнебезчә, Арча районы республикада умартачылык буенча Мамадыштан гына калыша. Мәсәлән, Арча районының умартачылык буенча дәүләт инспекторы Ядкәр Мөхәммәдиев сүзләренә караганда, узган ел биредә умарта оялары санын 10 мең ярымга җиткергәннәр. Ә Мамадышта бу сан...

Иң татлы бәйрәм

Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр юк. Арада иң татлысы да бар. Быел аны Арча районында үткәрергә җыеналар. Белгәнебезчә, Арча районы республикада умартачылык буенча Мамадыштан гына калыша. Мәсәлән, Арча районының умартачылык буенча дәүләт инспекторы Ядкәр Мөхәммәдиев сүзләренә караганда, узган ел биредә умарта оялары санын 10 мең ярымга җиткергәннәр. Ә Мамадышта бу сан...

Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр юк. Арада иң татлысы да бар. Быел аны Арча районында үткәрергә җыеналар. Белгәнебезчә, Арча районы республикада умартачылык буенча Мамадыштан гына калыша. Мәсәлән, Арча районының умартачылык буенча дәүләт инспекторы Ядкәр Мөхәммәдиев сүзләренә караганда, узган ел биредә умарта оялары санын 10 мең ярымга җиткергәннәр. Ә Мамадышта бу сан 13 мең тирәсе. Моны аңларга була, Мамадыш бит ул элек-электән умартачылык белән дан тоткан төбәк. Биредә хәтта инде узган гасыр башында ук оешкан умартачылык хуҗалыклары да бар. Ләкин арчалылар да ким куймый. Максатлары - районны балчылык үзәгенә әйләндерү. Былтыр алар һәр оядан 21-22 килограмм бал җыеп, тулаем 228 тонна татлы ризык җитештерүгә ирешкәннәр. Мөхәммәдиев хәбәр иткәнчә, районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең күпчелеге умартачылыкны сайлый икән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программасы нигезендә узган ел Арча районында 5100 яңа умарта оясы булдырылган. Моңа тагын һәвәскәр умартачылардан да 566 ояны өстәргә кирәк. Быел исә районда барлык умарта оялары санын 11 меңгә җиткерергә исәп тоталар. Яңа умартачылыкларны урнаштыруга җир кишәрлекләре бүлеп бирелә. Моның өчен, башлыча урман посадкалары, яр буйлары һәм урман аланнары сайлана. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзер авыл халкы гына түгел, ә Арчаның үзендә дә бик күпләр умартачылык белән шөгыльләнә. Шәһәрдә бүген инде 1,5 мең тирәсе умарта оясы исәптә. Нәкъ менә халыкның соңгы вакытта умартачылыкка омтылышын истә тотып, быел районда Бал бәйрәме оештырырга җыеналар. Һәм бу инде киләчәктә традициягә әйләнергә мөмкин. Арчалылар иң татлы бәйрәмне үзләрендә үткәрүне хаклы рәвештә дип саный. Мәсәлән, бүген инде алар үзләре җитештергән бал белән Казанда гына түгел, хәтта Мәскәүгә дә барып сату итәләр.
Бәйрәмнең тагын бер максаты - халыкны бал танырга, ягъни аның чынын ялганыннан аерырга өйрәтү. Чөнки соңгы вакытта, табыш артыннан куып, базарга сыйфатсыз бал чыгаручы бәндәләр күбәйде. Алар чын умартачыларның намусына тап төшерә, диләр арчалылар.
Бал бәйрәмен шәфкатьлелек акциясе белән төгәлләү күздә тотыла. Ягъни умартачылар үзләре җитештергән балларының бер өлешен Арчадагы өлкән яшьтәгеләр йортына җибәрәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading