16+

Җиде кат тикшер, бер кат кабыз...

Һава шартларын да әйтер идем инде... Әле чатнама суык, әле буран, әле карлы яңгыр ява. Аяк асты да бер туңдыра, бер җебетә шунда... Таныш моң-зарлар, шулай бит. Адәм баласына ярап булмый инде, нишләтәсең. Һава шартларының үзгәреп торуы «Казаньгоргаз» оешмасын да борчый әле менә. Сезнең һәм безнең сәламәтлекне кайгыртулары инде, билгеле....

Һава шартларын да әйтер идем инде... Әле чатнама суык, әле буран, әле карлы яңгыр ява. Аяк асты да бер туңдыра, бер җебетә шунда... Таныш моң-зарлар, шулай бит. Адәм баласына ярап булмый инде, нишләтәсең. Һава шартларының үзгәреп торуы «Казаньгоргаз» оешмасын да борчый әле менә. Сезнең һәм безнең сәламәтлекне кайгыртулары инде, билгеле. Баксаң, коры салкын, җилле көннәрдә төтен һәм вентиляция юлларында үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин икән. Мондый көннәрдә газ мичен, колонканы яки автомат рәвештә эшли торган су җылыткычларын кабызыр алдыннан һәм кабызганнан соң 1-3 минутлардан төтен китү юлларын әйбәтләп тикшерергә кирәк икән. Төтен тышка тартылмаган очракта, газ җиһазларыннан файдалану тыела. Индивидуаль торак йортларда яшәүчеләргә һәм торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмаларга да игътибарлы булырга кирәк. Пар конденсатлары һәм төтен юлларына боз кату төтен юллыгының тараюына һәм газ янганнан калган калдыкларның тышка очмыйча, кире өйгә керү куркынычына китерә дип кисәтә «Казаньгоргаз» оешмасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading