16+

Җитәкчегезне шахмат уйнарга өйрәтегез

64 бүлектән торган аклы-каралы шахмат тактасын күпләр тормыш-яшәеш белән чагыштыра. Фигуралар белән йөреш ясаган кебек, көндәлек тормышыбызда да ничәмә-ничә төрле адымнар ясыйбыз. Кайсысы җиңүләргә, кайсысы исә һәлакәткә илтә.

Җитәкчегезне шахмат уйнарга өйрәтегез

64 бүлектән торган аклы-каралы шахмат тактасын күпләр тормыш-яшәеш белән чагыштыра. Фигуралар белән йөреш ясаган кебек, көндәлек тормышыбызда да ничәмә-ничә төрле адымнар ясыйбыз. Кайсысы җиңүләргә, кайсысы исә һәлакәткә илтә.

Борчулы көннәрдән соң шатлыклар киләсенә дә ышанабыз, әле - ак шакмакта без, әле карасында. «Балтачагрохимсервис» ЯАҖ базасында күптән түгел алтынчы төбәкара шахмат ярышлары булып узды. Анда Киров өлкәсеннән һәм Татарстанның бик күп районнарыннан шахматчылар җыйналып көч сынаштылар. Өлкән абый һәм апалар янында бик җитди кыяфәттәге әле сабыйлыктан да чыкмаган балаларны күргәч, ирексездән, серенә төшенәсе килә: нинди сихере бар соң бу шахмат тактасының? Ничек ул төрле яшьтәге кешеләрне үз янына җыя ала? Бу сораулар белән уенчыларга мөрәҗәгать иткән идем, нинди генә җаваплар ишетмәдем. Акыллы башлар шул алар, шахмат тактасында мат куя белгәннәр тормышта да югалып калмый икән. Уеннарның төп иганәчесе «Балтачагрохимсервис» җәмгыятен һәм аның җитәкчесе Наил Гыйләҗевне дә үрнәк итеп күрсәттеләр. «Балтачагрохимсервис» - районның умыртка баганасы булган, әйдәп бара торган оешмаларның берсе. Нинди генә үзгәрешләр, икътисади кризислар килмәсен, Наил Гыйләҗев оешманы аягында нык басып тора ала торган итеп яшәтә. Социаль чыгымнар өчен генә дә ел саен ике миллионга якын акча тотыла. Бу - эшчеләр өчен шифаханәгә юлламалар, ташламалы төшке ашлар, күптөрле ярдәмнәр һәм спорт ярышлары. Соңгысы өчен ел саен якынча 300-350 мең сум акча тотыла. Өстенлек бирелә торган спорт төрләренә хоккей, волейбол, милли көрәш һәм шахмат керә. Наил Гыйләҗев районның шахмат федерациясен җитәкли. Әлбәттә инде, аңлашыладыр, шахмат буенча кайда нинди генә турнир булмасын, төп иганәче - «Балтачагрохимсервис» ЯАҖ. Төрле төбәктә яшәүче шахмат сөючеләр үзләре дә бирегә кунакка килергә бик яраталар икән. «Балтачта йөрәк җылысы бар, - ди Актаныш районы командасының шахмат буенча баш тренеры Илдар Имашов. - Хуҗаларның якты йөзе, җылы карашы ерак араларны якын итә. Өчтә торып дүрттә юлга кузгалдык, шулай да бер авырлык, арыганлык та сизмибез. Бу безнең ярыш - авыл җирлегендә яшәп тә шахматны үз итүчеләрнеке. Биредә ярышларга сусаган, тигез дәрәҗәле спортчылар очраша. Мин бу бәйгегә Республика беренчелегенең киңәйтелгән варианты дип тә бәя бирер идем».
Гөлшат Сөләйманова әле Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныфында гына укый. Карап торышка бик тыныч кына күренгән бу кызчык хәрәкәтчән уеннарны да бик ярата икән. Ә шахматны инде 6 яшьтән үк уйный, ярышларны да һәрчак көтеп ала. Олысы-кечесе шат булсын, канәгать калсын, уеннар гадел үтсен дип янып-көеп йөрүчеләрнең берсе - оешманың баш хисапчысы Габдрафыйк Фәйзрахманов. Аны шахматның фанаты дияргә кирәк. Шахматны элек-электән корольләр уены дип санаганнар. Психологик басымга каршы торырга, авыр мәсьәләләрдә чишелеш табарга, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә шахмат уйнау. Кыскасы, җитәкчегез бүлмәсендә шахмат тактасы күрәсез икән, сөенегез генә. Юк икән инде, киләсе бәйрәмгә үк алып бүләк итәргә ашыгыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading