16+

Кәҗә бистәсендә кәҗәләр яшәгәнме?

Бу сорауга: «Юк, яшәмәгәннәр шул», - дип җавап бирергә туры килә. Бары берәр авылдан башкалага күченеп килгән агай һәм апалар гына, үткәннәрен оныта алмыйча, сагынып-саргаеп, шыпырт кына кәҗә асрап, файдалы сөтен эчеп ятканнардыр.

Бу сорауга: «Юк, яшәмәгәннәр шул», - дип җавап бирергә туры килә. Бары берәр авылдан башкалага күченеп килгән агай һәм апалар гына, үткәннәрен оныта алмыйча, сагынып-саргаеп, шыпырт кына кәҗә асрап, файдалы сөтен эчеп ятканнардыр.

Башкалабызда метро төзелеше эшләре әле дә дәвам итә. Бүгенге көндә Казанда җиде станция бар. Шулар арасында иң кирәклесе, Казансуның ике як ярын җир астыннан тоташтыра торганы - ул безнең «Кәҗә бистәсе» станциясе. Русчасы «Козья слобода» була. Бу станциягә мондый исем бирелгәч тә, башка, Казанда элек кәҗәләр яшәгән икән, дигән уй килә. Моңа охшаш хайваннар исемнәре белән бәйле урыннар бездә җитәрлек, ерак китәсе дә юк, әнә Кабан күле. Казан урамында кемне генә очратып, нигә шулай аталган дип сорасаң да, җавап бер булачак: яр буендагы урман-чытырманлыкта кабан дуңгызлары яшәгән, шуңа күрә исеме Кабан күле.
Ә менә хәзерге «Кәҗә бистәсе» станциясе белән сөт бирә торган кәҗәләр арасында уртаклык чамалы. Элек бу җирләр «Хуҗа бистәсе» дип йөртелгән. Руслар, хуҗа сүзен кәҗә белән бутап, бистәне русча «Козья слобода» дип атый башлаганнар.
Менә шулай, җәмәгать, Казанга туристлар килә тора, метрога төшәләр һәм: «Нигә «Кәҗә бистәсе?» - дип аптырап сорыйлар. Безгә исә хәзер, йөзебезгә кызыллык китермәс өчен: «Биредә кәҗә асраган татарлар яшәгән», - дип аңлатырга гына кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X