16+

Кабат суыта

Хач ману бәйрәменә, гадәттәгечә, көннәр суытачак. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә һава температурасы 20 градуска кадәр төшә.

Кабат суыта

Хач ману бәйрәменә, гадәттәгечә, көннәр суытачак. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә һава температурасы 20 градуска кадәр төшә.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республикага салкын һава торышы килә. Алдагы көннәрдә суыта барып, 19 гыйнварда - православие вәкилләренең изгеләштерелгән бәкегә чуму традициясе башкарыла торган Хач ману бәйрәмендә исә көндез - 15-20, төнлә 20-25 градуска кадәр салкын була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Димәк, урамга чыкканда җылы итеп киенергә онытмагыз. Өшеп, суык тидермәс өчен, анда озак йөрмәгез. Сәламәтлек турында сүз чыккач, шуны да әйтергә кирәк, бу көннәрдә Җирнең магнит кыры аеруча тынычсызланачак, дип кисәтә мәгълүмат чаралары. Астрофизиклар әйтүенчә, Кояшта Җир шарыннан да зуррак булган тап барлыкка килгән. Магнит кырының көчле энергиясенә ия булган тап Кояш дискы буйлап хәрәкәт итә икән. Тиздән, имештер, таптан протуберанцлар «ычкынып» чыгачак, аннан Кояш дөрләп китеп, ул Җирнең магнит кырын бик каты тынычсызландырачак.
Хач ману көне уңаеннан халык арасында «Хач ману салкыннары Раштуаныкыннан да уздырып китсә, иген уңачак» дигән сынамыш яшәп килә. Раштуада көннәр җылы булуын һәм синоптикларның фаразын истә тотканда, сынамыш буенча, быел, Алла теләсә, иген уңышы сөендерерлек булырга охшаган.
Салкын дигәннән, көннәр суык торганда без кешеләр генә түгел, кошларга да кыен. Гадәттә, нәкъ менә шул коры салкында ризык таба алмаган песнәк, сары һәм купшы чыпчыклар һәм башка вак кошлар үлә дә икән. Шуңа да хайваннар дөньясын саклау идарәсе халыкның канатлы дусларыбыз турында да онытмауларын сорый. Алар көнбагыш, җир чикләвеген (арахис) яратып ашый, ояларына куелган киптерелгән җиләк-җимеш тә игътибарсыз калмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading