16+

КАН ТАПШЫРУ ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТӘРТИПЛӘР

Гыйнвар аенда инде узган елның җәендә үк кабул ителгән «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» дип аталган закон үз көченә керде. Яңа закон буенча, хәзер кан тапшырган өчен акча түләмәячәкләр, донорны бары тик кан тапшырган көнне бушка ашатачаклар гына.

КАН ТАПШЫРУ ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТӘРТИПЛӘР

Гыйнвар аенда инде узган елның җәендә үк кабул ителгән «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» дип аталган закон үз көченә керде. Яңа закон буенча, хәзер кан тапшырган өчен акча түләмәячәкләр, донорны бары тик кан тапшырган көнне бушка ашатачаклар гына.

Дөрес, закон граждан алдында сайлау хокукын да калдыра: канны акчага тапшырамы ул яки бушкамы - үзе хәл итә, диелә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында. Кан тапшырган өчен түләү исә, Сәламәтлек министрлыгы билгеләгәнчә, кайбер очракларда гына, аерым алганда сирәк очрый торган төркемдәге канны тапшырганда, тромбоцитоферез һәм плазмафереза үткәргәндә башкарыла. Аның каравы Россиянең мактаулы донорларына ел саен түләнә торган акчаның күләме 1,5 тапкырга арткан. Хәзер ул 9959 сумга тигез.
Кан тапшырган өчен акча түләнми башлагач, белгечләр, кан тапшыручылар бермә-бер кимеячәк, дип уйлый, чөнки кан донорларының чиреге акча өчен килә. Болар барысы да кан запасын киметәчәк, дигән фикерләр бар.
Кемгә ярый, кемгә юк?
Бүгенге көндә, статистика буенча, һәр өченче кешегә гомерендә бер тапкыр кан салу кирәк була. Әгәр сезгә 18 яшь һәм сез сау-сәламәт икән, гәүдә авырлыгыгыз 50 килограммнан да ким булмаса, сез кан тапшыра аласыз. Ир-атларга канны елга 5 тапкырдан да күбрәк, хатын-кызларга исә 4 тапкырдан да күбрәк бирергә ярамый. Кан тапшыру процедурасы арасында 60 көннән азрак вакыт узарга тиеш.
Кан тапшыручы ул - беренче чиратта сәламәт кеше. Кан тапшырырга ярамаган билгеле бер авырулар да бар. Алар иң элек СПИД, ВИЧ, гепатит, туберкулез, кан һәм онкология авырулары, наркомания, алкоголизм һ.б. Шулай ук ишетмәү, телсезлек, психик авырулар, гипертония, йөрәк авырулары һ.б. булганда да кан тапшырырга ярамый. Күптән түгел генә салкын тидереп, грипп яки ангина белән авырып алган булсагыз, яисә яңарак кына тешегезне алдыргансыз икән, татуировка яки пирсинг ясатсагыз, шулай ук прививка ясаткан булсагыз, канны вакытлыча тапшырырга рөхсәт ителми.
Кан тапшыру организмга бернинди дә тискәре йогынты ясамый, ди белгечләр. Кеше сәламәт икән, ул бик тиз тернәкләнә. Кан тапшыргач та була торган билгеләр: баш әйләнү, хәлсезлек, кан басымы төшү һ.б. берникадәр вакыттан соң юкка чыга.
Даими рәвештә кан тапшыру сәламәтлек өчен дә файдалы. Бердән, донорлар тизрәк савыга, икенчедән, аларның каны тизрәк яңара, кандагы карт күзәнәкләр дә тизрәк чыгарыла. Һәм донорлар кан тапшырмаучыларга караганда уртача алганда 5 елга озаграк яши, ди белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading