16+

12-13 мең сум пенсиягә яшәп буламы, яки нигә Мәскәүдә шулкадәр зур пенсия алалар?

Картлык шатлык түгел, диләр бит. Өлкән яшьтәге кешеләрнең бер җылы сүздән күңелләре була, бер дорфа сүздән хәтерләре кала. “Пенсионерлар партиясе” җитәкчеләренең матбугат вәкилләре белән очрашуы, үзеннән-үзе, гаделлек һәм өлкәннәргә кадер-хөрмәт турында барды.

12-13 мең сум пенсиягә яшәп буламы, яки нигә Мәскәүдә шулкадәр зур пенсия алалар?

Картлык шатлык түгел, диләр бит. Өлкән яшьтәге кешеләрнең бер җылы сүздән күңелләре була, бер дорфа сүздән хәтерләре кала. “Пенсионерлар партиясе” җитәкчеләренең матбугат вәкилләре белән очрашуы, үзеннән-үзе, гаделлек һәм өлкәннәргә кадер-хөрмәт турында барды.

– Өлкән яшьтәгеләрнең тормыш муллыгы һәр илнең икътисад дәрәҗәсен чагылдыра. Россиядә хәзер 46 миллион пенсионер исәпләнә, алар мул тормышта яшәүгә лаеклы. Әлбәттә, өлкәннәр еш авырый, холыклары да авырлаша. Пенсионерларга дарулар бушлай бирелергә тиеш, дип саныйбыз. Даруларны вакытында эчә алмау инсульт һәм инфаркт чигенә китереп җиткерә, дәвалау тагын да кыйммәткә төшә. Медицина учреждениеләрен сакларга, табибларның абруен күтәрергә кирәк. Югары уку йортларында студентлар өлкәннәр белән эшләү буенча махсус психологик курслар узсын иде. Өлкәннәргә акрынрак сөйләм белән дәшү зарур, – диде “Пенсионерлар партиясе-социаль гаделлек өчен” Үзәк советы призидиумы рәисе Владимир Ворожцов. “Казан-гаҗәеп матур шәһәр”, – дип тә өстәп куйды ул.

 Партия әгъзасы Александр Васюков та мактау сүзләрен кызганмады.
 – Хезмәт юлым төзелештә узды, – дип дәвам итте чыгышын Александр Васюков. – Татарстан – төзелешләрдә алдынгы һәм әйдаман. Татарстанның матур үрнәкләре ил буенча кулланыш ала. Мәскәүдә пенсия башка төбәкләрдәгегә караганда 11-12 мең сумга күбрәк. Без пенсия барлык төбәкләрдә дә бердәй булырга тиеш, дип саныйбыз. 12-13 мең сум пенсиягә яшәү кыен.

 – Россия Хөкүмәте тарафыннан пенсионерларга бер мәртәбә бирелә торган түләү гамәлен хуплыйбыз, андый түләүләр даими булсын иде. Кытай кебек эчке базарны үстерү кирәк. Пенсионерларны кайгырту, ягъни пенсияләрен арттыру илнең эчке базарын кайгыртуга бәрабәр ул. Пенсионерлар алар акчаларын яхта сатып алуга тотмый, ләбаса, ә көнкүреш товарлары сатып ала, – диде Владимир Ворожцев.

Пенсия яше турында сүз кузгалгач, партия әйдаманнары икесе дә: “Пенсиягә чыгуны кеше стажына, сәламәтлегенә карап, үзе хәл итәргә тиеш. Кеше хезмәт итә ала икән, эшләсен. Эшләүчеләр саны болай да кими бара. Пенсия мәсьәләсен Пенсия фонды гына түгел, ә илкүләм кайгыртырга кирәк”, – дип җавап кайтарды.

– Кешеләр финанс пирамидаларыннан зыян күрә. Сез моңа нинди мөнәсәбәттә? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
 – Кече финанс учреждениеләре эшчәнлеге полиция, банк системасы тарафыннан катгый контрольдә булырга тиеш. Пирамидаларга каршы көрәштә өченче көч – ул массакүләм мәгълүмат чаралары. Финанс учреждениесендә законсыз гамәлләр сизелдеме, аны шунда ук халыкка җиткерү сорала, – дип җавап кайтарды эчке эшләр органнарының отставкадагы генерал-майоры Владимир Ворожцев.
 – Зур процентларга ышанмаска кирәк, – дип киңәш итте Александр Васюков.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading