16+

Казан быел барысын да уздырды

2012 елда Казан өч рекорд куйды: башкала туучылар саны, торак төзелеше һәм яшелләндерү буенча беренче урында.

Казан быел барысын да уздырды

2012 елда Казан өч рекорд куйды: башкала туучылар саны, торак төзелеше һәм яшелләндерү буенча беренче урында.

Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин «Тема» программасының туры эфирында хәбәр итте, диелә Казан мэриясе сайтында. Илсур Метшин билгеләп узганча, соңгы тапкыр иң күп туучылар 1987 елда күзәтелгән булган: ул елны 18730 бала якты дөньяга аваз салган. «Быел исә яңа абсолют рекорд куелган: ЗАГС биргән мәгълүматлар буенча, 20,5 мең казанлыга туу турында таныклык тапшырылган», - диде шәһәр мэры.
Торак төзелеше буенча да Казан 2012 елда аерылып тора: шәһәр тарихында беренче тапкыр 1 млн квадрат метр торак төзелгән.
«Һәм инде өченче рекорд - яшелләндерү буенча. Быел без, барыбызның да тырышлыгы белән, 48 мең агач һәм 20 мең куак утырттык. Бу - башка еллар белән чагыштырганда, 6 тапкырга күбрәк. Әлбәттә, «яшел рекорд» проектын дәвам итәчәкбез. Шулай итеп, һәр кеше малай табарга, өй төзергә һәм агач утыртырга тиеш, дигән әйтем быел барлык күрсәткечләр буенча да Казанга туры килә», - дип белдерде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading