16+

Казан йортларына рәсемнәр ясала

Татарстан башкаласында 22 июльгә кадәр «Ltke It Art» стрит-арт һәм графити фестивале бара.

Казан йортларына рәсемнәр ясала

Татарстан башкаласында 22 июльгә кадәр «Ltke It Art» стрит-арт һәм графити фестивале бара.

27 илдән килгән рәссамнар Казандагы биек йортлар диварларына графити алымында сурәтләр төшерә. Бондаренко урамындагы 20 нче йорттагы иҗат эше, мәсәлән, Италия рәссамы Энрико истәлеге булып калачак. «Без шулай төрле илләрдә фестивальләрдә катнашып, рәсемнәр ясыйбыз. Шәһәрләрдәге игезәк йорт-биналарга үзенчәлекле төсмерләр кертеп, тормышның бертөрле агышына җанлылык өстәргә тырышабыз», - ди Энрико әфәнде.
Рәссам-райтерларга Вахитов районыннан күбрәк иҗат мәйданы бирелгән. Галактионов ур., 12, Садыйкова ур., 47, Г.Камал ур., 2, Павлюхин ур., 41а, Миславский ур., 9 йортлары, Автовокзал, «Казан» милли мәдәният үзәге тирәсе рәссамнар ирегендә. Яңа Савин районында Әпсәләмов урамындагы 27 нче һәм 23 нче, Чистай урамындагы 49 нчы һәм Бондаренко урамындагы 20 нче белән 24 нче йортлар диварлары яңа төсмер ала. Совет районында Кызыл Позиция ур., 15, Җиңү проспекты, 174, Арбузов ур., 18 адресларында, шулай ук Киров районында Деловая урамындагы 2 нче йорт диварында рәсемнәр пәйда булачак.
«Ltke It Art» стрит-арт фестивале казанлыларда кызыксыну тудырды. Халыкара танылган рәссамнар үзебезнең җирле графити һәвәскәрләренә осталык дәресләре дә үткәрәләр. Диварларга фәлсәфи күренешләр дә, кеше сурәтләре дә иңдерелә. Сабан туе мизгеле, татар Бабае белән Әбие дә ясап куелсын иде ул. Үзебезнең мохит чагылышы күңелгә-рухка барыбер дә якынрак бит инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading