16+

Казанда Аеклар көнен билгеләп үттеләр

Узган ял көнендә Казанның Черек күл паркы гөр килде. Балалар, яшь парлар, гаиләләр рәхәтләнеп ял итә ал­ды ул көнне. Биредә Аеклар көнен билгеләп үтте­ләр. Әлеге бәйрәм инде унбишенче тапкыр уздырылды.

Казанда Аеклар көнен билгеләп үттеләр

Узган ял көнендә Казанның Черек күл паркы гөр килде. Балалар, яшь парлар, гаиләләр рәхәтләнеп ял итә ал­ды ул көнне. Биредә Аеклар көнен билгеләп үтте­ләр. Әлеге бәйрәм инде унбишенче тапкыр уздырылды.

Бәйрәмнең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, «ял спиртлы эчемлекләрсез кызык үтми» дигән ялгыш фикерне юкка чыгару һәм алкогольсез дә менә дигән итеп ял итеп булганлыгын дәлилләү. Мондый ял кешене ныгыта, көчле итә. Бу исә аның профессиональ эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Аек булганда гына сә­ламәт, бәхетле һәм тулыканлы тормышка ирешеп була.
Чараны оештыручылар максатларына ирешә алды: бу көнне бәйрәмгә килгән һәр кеше рәхәт­ләнеп ял итте, күңел ачты. Теләгән кеше спорт ярышларында, тарихи-интеллектуаль һәм иҗади уен­нарда катнашты, шулай ук мастер-класслар да оештырылган иде. Бию коллективларының чыгышларын, жонглерларны да карап ял иттеләр. Конкурсларда катнашкан өчен, балаларга бәйрәм акчасын - «соловушки» (Казан Аеклар җәм­гыятенең рәисе А.Т.Соловьев хөр­мәтенә шулай атала) өләш­теләр. Соңрак балалар аны истәлекле сувенирларга алмаштыра алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading