16+

Казанда «мәхәббәт троллейбусы» йөри

Июнь ахырында Казанда «мәхәббәт троллейбусы» йөри башлады. 6 нчы маршрутта йөрүче троллейбусны тануы бик җиңел - ул ачык ал роза чәчәкләренә күмелгән. Өстәвенә янтыгына «Поездка, ставшая судьбой...» дип язып куйганнар. Эчендә романтик музыка уйнап тора, кондиционерлар куелган...

Моннан күп еллар элек шушы 6 нчы маршрут троллейбусында Мәскәүдән Казанга эш белән килгән егет гомерлек мәхәббәтен очрата. Озак та үтми егет белән кыз өйләнешәләр. Аягында нык басып торучы бизнесмен булып җитешкән ир-ат үзен сөйгәне белән таныштырган шәһәргә бүләк ясарга уйлаган менә. Бу инде аның тарафыннан Казанга бүләк ителгән икенче троллейбус икән. Исемен белдерергә теләмәгән бизнесмен яңа троллейбуста романтик очрашулар күп булыр дип өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading