16+

Килеп торсын акчасы...

Казанда мәшгульлек үзәгенең кайбер хезмәткәрләре кешеләрне хезмәт биржасына кую өчен, ришвәт алып ятканнар. Билгеле бер сумма бәрабәренә кешене эшсезлек буенча исәпкә алу белән беррәттән аларга югары субсидияләр алырга мөмкинлек бирүче ялган документлар да әзерләнгән. Айлык субсидиянең гадәти күләме 850 сум тирәсе булса, ялган документларга ия булган гражданинның субсидиясе 5000 сумга...

Казанда мәшгульлек үзәгенең кайбер хезмәткәрләре кешеләрне хезмәт биржасына кую өчен, ришвәт алып ятканнар. Билгеле бер сумма бәрабәренә кешене эшсезлек буенча исәпкә алу белән беррәттән аларга югары субсидияләр алырга мөмкинлек бирүче ялган документлар да әзерләнгән. Айлык субсидиянең гадәти күләме 850 сум тирәсе булса, ялган документларга ия булган гражданинның субсидиясе 5000 сумга кадәр җиткән. Хезмәтләре өчен мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре кеше башыннан 10 ар мең сум акча каерганнар. Ялган документлар пакетына кешедә нинди дә булса авыру барлыгы турындагы белешмәне кыстырып җибәрә торган булганнар. Мондый белешмәгә ия булган кешегә исә авыр эш ярамый. Шулай итеп, ул озак вакытлар субсидия алып яшәгән. Татарстан ЭЭМ икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсенә Казанның мәшгульлек үзәкләрендә ришвәтчелекнең тотрыклы системасы тамыр җәюе турында шундый хәбәр килеп ирешкәннән соң, тикшерү эшләре башланды. Нәтиҗәдә бер хезмәткәр нәкъ менә ришвәт алып торган мизгелдә кулга алынды. Тору урынында үткәрелгән тентү вакытында ханымның 30лап коммерцияле оешманың реквизитларына ия икәнлеге ачыкланды. Ялган документлар ясау нәтиҗәсендә аның кулына 10 миллион сумнан артык акча кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading