16+

КОЛУМБТАН КҮЧКӘН ЧИР

Әгәр дә «сәяхәт» дигән сүздән каның кызыша, йөрәгең дөп-дөп тибә, аяк табаннарыңа кадәр дерелдәп, буыннарың хәлсезләнә икән, димәк, син дә XXI гасыр эпидемиясен эләктергәнсең. Курыкма, бу грипп та, чәчәк авыруы да түгел. Христофор Колумб, Магеллан, Марко Поло кебек, син дә «сәяхәт» чире белән авырыйсың дигәнне аңлата ул. Төннәр буе глобус...

КОЛУМБТАН КҮЧКӘН ЧИР

Әгәр дә «сәяхәт» дигән сүздән каның кызыша, йөрәгең дөп-дөп тибә, аяк табаннарыңа кадәр дерелдәп, буыннарың хәлсезләнә икән, димәк, син дә XXI гасыр эпидемиясен эләктергәнсең. Курыкма, бу грипп та, чәчәк авыруы да түгел. Христофор Колумб, Магеллан, Марко Поло кебек, син дә «сәяхәт» чире белән авырыйсың дигәнне аңлата ул. Төннәр буе глобус...

Аш бүлмәсеннән - АМЕРИКАГА!
«Башкалардан бер дә аерылмаган гади бер көн иде. Иптәш кызларым белән, вак-төяк мәшәкатьләребезне бүлешеп, аш бүлмәсендә чәй эчеп утырабыз. Шунда берсе: «Әйдәгез, кызлар, Америкага!» - дип әйтеп ташламасынмы! Икенчесе дә шаяртып кына: «Әйдәгез!» - дип, аны хуплады. Сүз артыннан сүз китте... Чемоданнарымны ничек җыеп, ерак сәфәргә юл тотуымны сизми дә калдым, - дип сүз башлады сәяхәтчебез Ирина Телешева. - Ниятебез чын булуын дәлилләп, документлар әзерләргә керештек. Чит ил паспорты ясарга йөргән беренче көннәремдә су буе чират, бер мәлгә, ирексездән: «Әллә бөтенесе дә илдән качарга җыеналар инде!» - дип уйлап куйдым. Ничек тә ырып-җырып чыктык шул кәгазь буталчыклыгын. Америка вәкиллеге оештырган сораштыруны да, ни гаҗәп, җайлы гына уздым».
Нинди көчләр йөрткәндер бу курку белмәс кызны, белмим. Телне дә рәтләп үзләштермәгән килеш чит җирләргә чыгып китү, минемчә, бик зур батырлык.
Казан - Мәскәү - Нью- Йорк - Көньяк Дакота
Шатлык-куанычлар катыш борчулы көннәр артта калды. 13 июнь. Мәскәү - Нью-Йорк самолеты. Иптәш кызым белән дәшми-тынмый самолет кәнәфиендә утырабыз. Ап-ак болытлар астында туган җир калды.
Кәеф шә-ә-әп! Авыз читләрен кер каптыргычы белән генә эләктереп куйганнар диярсең, колагыбызга кадәр җиткән. Яңа йөзләр, таныш булмаган җирләр, чит тел. Менә бу нәкъ мин теләгән мохит ичмасам! Ләкин маҗаралар эзләп йөргән күңелебезне күктән җиргә тиз төшерделәр. Неаполь шәһәре аэропортында - Көньяк Дакотага бара торган самолетыбызны тоткарладылар. Төнге өчтә аэропорт уртасында чемоданнарыбызны тотып утырып калдык. Тел белмибез. Вата-сындыра бар сүзлек запасын җыеп кешеләрдән сораштыра торгач, безне, ял итәргә дип, бер кунакханәгә илтеп куйдылар. Әле «нужабыз» аның белән генә бетмәгән икән, соңыннан чемоданнарым югалганын белдем. Аларны эзләргә туры килде. Болай булгач, сәяхәтебез кызык булырга охшаган...
Америка катлы-катлы түгел
Үзебезнең штатка килеп җиткәч башка килгән беренче уй, бу Америка түгел иде. Мин аны күпкатлы йортлардан торган, зур афишалар һәм реклама такталары эленгән, ыгы-зыгылы ил итеп күз алдыма китерә идем. Соңыннан гына аңладым. Америка да төрле икән, аның да бер катлы йортлары, тыныч урамнары бар.
Ирина Репетити шәһәренең «Алекс Джонсон» кунакханәсендә «хаускипер», безнеңчә, җыештыручы булып эшли. «Иртәнге җидедә барысы белән бергә торасың, аштан соң эшкә тотынасың. Сәгать 8дән кичке 5кә кадәр кунакханәләрнең бүлмәләрен җыештырасың», - дип эш тәртибе белән таныштыралар аларны.
Өрәк белән бергә яшәдем
Эш авыр буласын алдан ук кисәтеп куйдылар. Башта үз катыңдагы 25 бүлмәне җыештырып чыгасың, соңыннан башкаларга булышасың. Минем анда эшләгән һәр көнем үзе бер маҗара иде. Кунакханәдә ял итүчеләр арасында нинди генә кешеләргә юлыкмадык: французлар, итальяннар, байкерлар җыены, кытай илчеләре, хәтта ковбойлар туен да үткәрергә туры килде. Һәркөн яңа танышлар, яңа мохит. Барысы да елмая, ягымлы гына сөйләшә. Безнең каян килүебез белән кызыксыналар иде.
Безнең кунакханәнең үзенең бер «фишкасы» бар. Шәһәр халкы сүзенә колак салсаң, анда бер кәләшнең өрәге яши. Шуның белән ул кунакларны да үзенә җәлеп итеп тора. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул өрәк яшәгән 812 нче бүлмә мин эшләгән катка туры килде. Кайчандыр бик күптәннән бу бүлмәнең балконыннан бер яшь кыз сикергән ди. Шуннан соң аның өрәге, тынычлык тапмыйча, бүлмәдә калган, имеш. Әлбәттә, бүлмәдә үземә генә җыештыру шүрләтә иде. Җитмәсә, җаныма яра салып, килгән бер кеше: «Йә, ничек? Күрмәдеңме әле тегене?!» - дип теңкәмә тия иде. Ә кунакларга ни, алар шикле бүлмәгә экскурсиягә дип кенә керәләр, фотоларга төшәләр, ә миңа аның белән әле «яшисе» бар.
Менә сиңа сәяхәт
Эш - эш белән, ләкин мин Америкага сәяхәт итәргә килдем. Шулай итеп, сумкаларны асып, ил карарга чыгып киттек. Шәһәрдән шәһәргә күбрәк автобусларда йөрдек. Иң озын юл Лас Вегас шәһәренә кадәр иде, барлыгы 9 сәгать юлда булырга туры килде. Шәһәрнең якты утлары миллионлаган туристларны үзенә җәлеп итә. Без исә аның данлыклы Дю-Солей циркында булып кайттык, ерткыч балыклар, акулалар тулы аквариумны карадык, Гранд Каньон экспедициясенә бардык. Гаҗәеп матур, баш әйләндергеч җир икән.
Сан-Франциско шәһәре исә, серле томан һәм үзенә генә хас бер Ауропа романтикасы белән уратып алынган. Трамвайлар һәм чуалып беткән метро челтәрләре... Моннан китәсе дә килмәде.
Лос Анджелес исә көзге көннәре, салкын океаны, акчарлаклары белән истә калды. Ә Голливудта, без телевизор экраннарында яратып карый торган «йолдызлар»ны күпме генә эзләсәк тә, тапмадык. Кызганыч.
Шулай да, Америкага сәяхәтем гомергә онытылмаслык маҗара булып хәтердә калды. Күпме дуслар, тормыш тәҗрибәсе, мөстәкыйльлек бүләк итте бу ил миңа!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading