16+

Күрмәүчеләр дөньясында бер көн

Күпчелек кешедән, сукырлар турында нәрсә беләсең, дип сорасаң, ул күрми, кара күзлектән йөри, кулында таяк, китапларны бармаклары белән укый, дигән җавап ишетәсең.

Күрмәүчеләр дөньясында бер көн

Күпчелек кешедән, сукырлар турында нәрсә беләсең, дип сорасаң, ул күрми, кара күзлектән йөри, кулында таяк, китапларны бармаклары белән укый, дигән җавап ишетәсең.

Җәмгыятьтә күрмәүчеләргә ярдәмгә мохтаҗ, үзләре генә бернәрсә эшли алмаган кешеләр итеп карарга күнеккәннәр. Әмма чынлыкта алар - актив, тормышны яратучы кешеләр. Сукырлар китапханәсендә «Көн һәм төн» дип аталган акциядә моңа тулысынча инанырга була иде. «Әлеге чараны Бөтенроссия китапханәчеләр көненә якынлаштырып оештырдык. Начар күрүчеләргә һәм бөтенләй күрмәүчеләргә карата толерантлык хисен тәрбияләү йөзеннән. Сукырларның нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтәсе килде», - диде китапханәнең методика-библиография бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова. Аның әйтүенчә, мөмкинлекләре чикле кешеләр яңалыклардан бер дә артта калмый, заманча технологияләрдән дә (GPS навигатор, компьютердан һ.б.) файдаланалар. Бу, билгеле, аларның тормышын да күпкә җиңеләйтә. Акция кысаларында китапханәдә күптөрле чаралар үтте. Бирегә килгән яхшы күрүче кешеләр, сукырлар дөньясында «яшәп», аларның тормышын бер мизгелгә генә булса да күз алдына китереп карый алды. Күрмәүче һәм начар күрүче балалар әзерләгән концерт, инвалидлар ясаган әйберләрдән күргәзмә берәүне дә битараф калдырмады. Интеллектуаль бәйгене караганда да күңелне соклану хисләре биләп алды. Күрмәүчеләр берсеннән-берсе катлаулы сорауларга җавапларны бик тиз кайтарды. Укыганнары күренеп тора! Ә без исә, бөтен мөмкинлекләребез була торып та, китап укырга вакыт таба алмыйбыз.
Соңгы вакытларда инвалидларга карата игътибар арта бара - монысы сөендерә. Ләкин дәүләтнең дә, башка оешмаларның да игътибары Инвалидлар көнендә, төрле чаралар вакытында гына түгел, ә көн саен булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading