16+

Кунак сые түрдән

2013 елның февралендә Казан туклану комбинаты сынау тәртибендә эшли башлый.

Кунак сые түрдән

2013 елның февралендә Казан туклану комбинаты сынау тәртибендә эшли башлый.

Әлеге комбинат Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәтәчәк. Уеннар тәмамланганнан соң бу предприятие ВУЗлар һәм мәктәпләр ашханәләрен, социаль учреждениеләрне ризык белән тәэмин итәчәк. Тула урамындагы комбинатны мэр Илсур Метшин да карап-танышып чыкты. Ул «Казаньцентрстрой» ААҖ коллективының төзелешне график кысаларында тәмамлавына канәгатьлеген белдерде.
«Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» муниципаль унитар предприятиесе директоры Марат Каһарманов сөйләгәнчә, комбинат 26 мең 130 квадрат метр мәйданны били. Универсиада чорында биредә 3 сменада 160 кеше эшләячәк. Мэр Илсур Метшин: «Йорт үзенең бизәкләре белән түгел, ә аш-суы белән матур. Бу - кунаклар Казанны, Татарстанны һәм Россияне нәкъ менә ничек тукландыруга мөнәсәбәттә истә калдыра торган хәл. Рус һәм татар кухнясы менюның алтыдан бер өлешен генә тәшкил итсә дә, нәкъ шул кунакларыбызның хәтерендә калырга тиеш», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading