16+

Кылган изге гамәлләре онытылмый

Шушы арада «Казан» милли мәдәният үзәгендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке директоры Шамил Закировны искә алдылар. Җәлил хәзрәт мәрхүмнең рухына дога укыды.

Кылган изге гамәлләре онытылмый

Шушы арада «Казан» милли мәдәният үзәгендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке директоры Шамил Закировны искә алдылар. Җәлил хәзрәт мәрхүмнең рухына дога укыды.

Биредә җыелган һәркем Шамил Закир улының игелекле гамәлләрен искә алды. Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: «Театрга барып керсәң, күңел сулкылдый башлый. Анда Шамил җитми. Аның кебек халык өчен, татар сәнгате, мәгарифе өчен янып йөргән кешеләр бик сирәк», - дип белдерде. Язучы Фәүзия Бәйрәмова исә: «Әгәр бездә милли мәсьәләләр буенча министрлык булса, аның башында Шамил Закиров торырга тиеш иде», - диде. Күренекле артистлар Равил Шәрәфиев белән Хәлим Җәләлов, аны үзләрен үлемнән коткарып калучыларның берсе, дип атады.
Шамил Зиннур улы үзенең үлеменә бер атна кала Рауза апа Хәйретдинова янына хәл белергә килеп: «Рауза апа, бер елдан синең 85 яшьлегең җитә. Без аны шундый матур итеп үткәрербез. Син шуны күз алдына китер дә шатланып яшә», - дип китә.
Ш.Закировның энесе Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы үзләренең балачак хатирәләрен хәтердә яңартты. 5 нче сыйныфта укыганда ук Шамил абыйсының «Пионерская правда» газетасына мәкаләләр язып, элекке СССРның бөтен төбәкләреннән хатлар алганын да искә төшерде. Эшли башлагач, үзенең беренче хезмәт хакына энесе Ринатка гармун алып кайта ул. Туганнарына, тирә-юньдәгеләргә игелек кылу кебек күркәм сыйфат Ш.Закировка яшьтән бирелгән булган. Шуңа күрә халык күңеленә дә мәрхәмәтле зат буларак кереп калды ул. Аның кылган изге гамәлләрен беркем дә онытмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading