16+

Мәдәният хезмәткәрләре Татарстанның йөзен билгели

Мәдәният министрлыгы коллегиясендә узган елдагы эшләргә министр Айрат Сибагатуллин йомгак ясады.

Мәдәният хезмәткәрләре Татарстанның йөзен билгели

Мәдәният министрлыгы коллегиясендә узган елдагы эшләргә министр Айрат Сибагатуллин йомгак ясады.

Президент программасы нигезендә шактый гына авылларда мәдәният йортлары сафка басты. Тагын 46 объект төзелергә тиеш. Клублар нинди генә матур булмасын, аның эшчәнлеге методистларның, анда эшләүчеләрнең һөнәри осталыгына бәйле. Бүген мәдәният өлкәсендә эшләргә атлыгып тормауларын да билгеләп үтте министр. Хезмәт хакларының аз булуы яшьләрне әлеге тармактан читләштерә. Иң түбән хезмәт хакы музейларда, кино оешмаларында. Министр югары уку йортларында этнография фәне кертелмәвенә һәм музыка мәктәпләрендә милли уен коралларында аз өйрәнелүгә дә үзенең борчылуын белдерде. Китапханәләргә үз сайтларын булдыру кирәк. Театрлар да үз залларын тутыру турында уйланырга тиеш дигән фикердә министр. Шулай ук ул узган ел Әтнә дәүләт драма театрының да күп эшләвен билгеләп үтте.
ТР Премьер-министр урынбасары Илдар Халиков «Мәдәни мирас» елының вакыйгаларга бай булуын әйтеп узды. Узган ел Төркиядә, Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрү, «Әкият» балалар үзәге ачылу шундыйлардан. Ул мәдәният хезмәткәрләре Татарстанның йөзен билгеләвен ассызыклады. Мәдәният өлкәсенә бирелгән акчаның нәтиҗәле эшләргә тиешлеген дә әйтте. Премьер-министр бер төркем сәнгать әһелләренә мактаулы исемнәр, хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Әлмәт Татар дәүләт драма театрыннан Рәфыйк Таһиров «Татарстанның халык артисты», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Фәнис Җиһанша Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Рәссам Айдар Хисамовка «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров үзенең чыгышында Россиянең башка төбәкләренә караганда Татарстанда тарихи, мәдәни архитектура һәйкәлләре күбрәк булуын җиткерде. Татарстанда 1545 мәдәни мирас объекты дәүләт карамагында. Ул «Мирас» программасы турындагы проект ярдәмендә күп кенә объектлар сакланып калуын әйтте. Аларны юк иткән өчен җәза каралуын да искә төшерде. Казанда архитектура һәйкәлләренә кагылышлы 500ләп канун бозу очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading