16+

Наркотикларга каршы көрәш дәвам итә

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы үткәрелде.

Наркотикларга каршы көрәш дәвам итә

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы үткәрелде.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков белән наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев айлык барышына йомгак ясадылар. Алар сөйләгәнчә, хокук саклау органнары наркотикларга бәйле 356 җинаятьне ачыклаган. Автоинспекторлар наркотик чималлары ташыган 18 автомобильне тоткарлаган. Законсыз әйләнештән 60,9 килограмм наркотик алынган.
«Наркотиклар мәсьәләсендә Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләре, гомумән, Кама аръягы борчу тудыра. Чаллыда яшертен наркотөркем тотылды. Алар 150 яшь кешене наркотикларга ияләштерергә өлгергән. Чаллыда федераль хезмәт кадрлары санын арттырачакбыз», - диде Фаяз Шабаев.
«Айлык үз максатына иреште. Прокуратурага халыктан 200 хәбәр керде. Акция тәмамланса да, наркотикларга каршы көрәш дәвам итә», - диде Илдус Нәфыйков.
Республика Прокуроры Илдус Нәфыйков, айлык барышында киң пропаганда җәелдергәне өчен, «Татмедиа» агентлыгына Мактау грамотасы тапшырды. Грамотаны «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов кабул итеп алды.
Наркотикларга каршы көрәш буенча бердәм «Ышаныч телефоны» - 273-43-45.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading