16+

Очрашу урыны – Биләр

Узган ел I Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов оешманың «әтисе» Җәүдәт Сөләймановтан, ярымшаяртып, ярымчынлап: «Ә биш мең яшь кешене туплый аласызмы?» (узган ел форумда катнашучылар саны 3500 иде. - Авт.) - дип сораган иде. Җәүдәт әфәнде, бер дә икеләнмичә: «Алабыз!» - дип җавап бирде. Буламы-була, дип...

Узган ел I Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов оешманың «әтисе» Җәүдәт Сөләймановтан, ярымшаяртып, ярымчынлап: «Ә биш мең яшь кешене туплый аласызмы?» (узган ел форумда катнашучылар саны 3500 иде. - Авт.) - дип сораган иде. Җәүдәт әфәнде, бер дә икеләнмичә: «Алабыз!» - дип җавап бирде. Буламы-була, дип тотынган эшкә бәя бирер вакыт та җитте - 12 августта биш мең кешене бер аланга җыячак II Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы старт алачак.
Алексеевск районының Биләр җирлегендә үткәрелә торган чара моңарчы «Сәләт» фестивале» дип йөртелә иде, дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, узган ел аның атамасы үзгәртелде. Быелгы форумның башкаручы директоры Тимур Сөләймановның әйтүенчә, чара күңелле сюрпризларга бай булачак. Көн дәвамында радио сөйләр, ТВ-студия һәр кич саен яңа продуктын тәкъдим итәр дип ниятләнелә. Кунакларның да бик күп булачагын һәм аларның төрле лекцияләр белән чыгыш ясаячакларын билгеләп үтте оештыручылар. Президент Рөстәм Миңнеханов та киләчәк икән. Калган үзенчәлек-яңалыклар әлегә сер итеп саклана. Бөтенесе дә чара барышында ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading