16+

Полисың бармы-юкмы – ашыгыч ярдәм бушлай күрсәтелә

2013 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» дигән Федераль закон нигезендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде.

Полисың бармы-юкмы – ашыгыч ярдәм бушлай күрсәтелә

2013 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» дигән Федераль закон нигезендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде.

Бу үзгәрешләрдән ниләр көтелә соң? Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән элеккечә үк һәркем файдалана алачак. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен мәҗбүри медицина иминияте системасына кертү Татарстан Республикасы өчен яңалык түгел. Ул 2007 елдан ук Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды аша финансланып килде.
Соңгы үзгәреш ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтләрен финанслау тәртибенә кагыла. Иминиятләштерелгән гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен түләүне әлеге гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият компаниясе гамәлгә ашырачак. Моның өчен медицина хезмәткәрләре, чакыру буенча ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә, гражданның мәҗбүри медицина иминияте полисы яки аның шәхесен раслый торган документ номерын һәм сериясен язып алырга тиеш (пациент үз документларын яки алар турындагы мәгълүматларны күрсәтә алган очракларда). Күрсәтелгән медицина ярдәменә түләү өчен кирәкле бу мәгълүматлар тиешле иминият компаниясенә кертелә. Шуңа күрә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен түләү мәсьәләсен хәл итү буенча документлар тутырганда гражданнардан медицина хезмәткәрләренә булышлык күрсәтү сорала.
Россия Федерациясенең башка субъекты территориясендә иминиятләштерелгән, шулай ук иминиятләштерелмәгән гражданнарга, шул исәптән чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган затларга һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды түли.
Кем дә булса ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан яисә ярдәм күрсәтүгә чакыруларны кабул итмәгән очракларда, иминиятләштерелгән зат, ярдәм сорап, иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә ала. Мәҗбүри медицина иминияте полисы булмаган гражданнар әлеге мәсьәлә буенча мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондында консультация алырга мөмкин.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтләре, элеккечә, аңа мохтаҗ булган барлык гражданнарга аларның фактта яшәү һәм теркәлү урыннарына, паспортлары һәм мәҗбүри медицина иминияте полислары булу-булмауга бәйсез рәвештә күрсәтеләчәк. Полислары булмау аркасында гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту югарыда искә алынган федераль законны бозу дип бәяләнә.
Шуны да истә тотарга кирәк: кичектергесез, шул исәптән ашыгыч медицина ярдәме пациентларга, аларның мәҗбүри медицина иминияте полислары булу-булмауга бәйсез рәвештә, түләүсез күрсәтелергә тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading