16+

Полициядә Белем көне

1 сентябрь көнне һәр мәктәп янында юл-патруль хезмәткәре торачак.

Полициядә Белем көне

1 сентябрь көнне һәр мәктәп янында юл-патруль хезмәткәре торачак.

Бу турыда ТР буенча ЭЭМның җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Марат Зарипов һәм аның урынбасары, полиция подполковнигы Рамил Ногманов белән берлектә 29 август көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтелде.
Җәмәгать тәртибен саклаучылар сүзләренчә, Татарстанның барлык дүрт меңнән артык мәктәбе дә сак хезмәте белән тәэмин ителгән. 1571 объект ведомстводан тыш сак хезмәте, 446сы шәхси сак оешмалары, 85е «Охрана» Федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан күзәтелеп тора. Видеокүзәткеч белән 528 мәгариф оешмасы тәэмин ителгән.
Белем бәйрәменә бер көн кала, техник чаралар һәм өйрәтелгән этләр белән бөтен мәктәпләрне дә тикшереп чыгачаклар. Юл-патруль хезмәте инспекторлары да мәктәпләр янында балаларның иминлеген сакларга тырышачак. 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр, «Игътибар - балалар!» операциясе кысаларында, инспекторлар укучылар белән профилактик сөйләшүләр үткәрәчәк.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләренә дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре дә киләчәк. Ата-аналар җыелышларында да балаларның иминлеге хакында сөйләшенер дип көтелә. Полиция хезмәткәрләре шулай ук 14 яше тулмыйча велосипедларда зур юлларга чыгуның, 16 яше тулмыйча мопед-скутерларда йөрүнең тыелганын да, мондый гамәлләргә күз йомып, тиешенчә тәрбия бирмәгән өчен ата-аналарның җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычын да җиренә җиткереп төшендерергә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading