16+

Роальд СӘГЪДИЕВ: «Мин – татар»

«Шушындый кеше белән бер дәвердә туу, аның янәшәсендә утыру үзе генә дә зур дәрәҗә, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, юбиляр турында сүз башлап. - Бер татар гаиләсеннән ике бертуган академик, 2 Ленин премиясе лауреаты чыгу - үзе бер ачыш».

Роальд СӘГЪДИЕВ: «Мин – татар»

«Шушындый кеше белән бер дәвердә туу, аның янәшәсендә утыру үзе генә дә зур дәрәҗә, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, юбиляр турында сүз башлап. - Бер татар гаиләсеннән ике бертуган академик, 2 Ленин премиясе лауреаты чыгу - үзе бер ачыш».

Роальд Зиннурович бүгенге Президент белән очрашуда да сүзне: «Мин татар», - дип башлады. Аңа Рөстәм Миңнеханов «ТР каршындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Татарның менә шундый уллары да бар!
Казанга үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алырга кайткан Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы, бүгенгесе көндә Американың Мериленд штаты университеты галиме, физика-математика фәннәре докторы Роальд Зиннур улы Сәгъдиев иң әүвәл алтын медаль белән бүләкләнде. Ул - ТР Фәннәр академиясенең әлегә беренче медале.
1932 елда Мәскәүдә туган, дүрт елдан соң гаиләләре белән Казанга кайтып төпләнгән абыйлы-энеле Сәгъдиевләр (энесе Ренад Сәгъдиев - академик, химик) 19 мәктәптә белем алган. Аннан Роальд Зиннурович Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. И.В.Курчатов исемендәге атом энергиясе институтында эшләгән, СССР Фәннәр академиясенең Себер төбәге физика институтында хезмәт куйган. Космик тикшеренүләр институтын җитәкләгән еллары да мәртәбәле Роальд Сәгъдиевнең. 1968 елда ул академик исемен ала, ике тапкыр Ленин премиясе лауреаты иясе була. 1990 елдан бирле татар академигы АКШта яши, президент Дуайт Эйзенхауэрның оныгы - Сьюзен Эйзенхауэр белән гаилә кора.
«Татар кызларын алып бетергәннәр, күрәсең, мин шуңа да Америка кызына өйләндем, - дип көлә Роальд әфәнде үзенең чит илдә корган никахы турында, уенын-чынын бергә кушып. Аннан сүзне фән тармагына бора: - Мин Татарстанда «дәүләт-фән» дигән проблема күрмим, Россиядә исә андый сөаль бар. Казан дәүләт университеты белән горурланам. Казанга кайтканда анда кереп чыгу җаен карыйм, Фәннәр академиясе дә шул маршрутка керә».
Рәсми чыгышында исә академик балачагы, фәнгә китергән юлы турында да шәрехләп узды. Буа районыннан килгән якташларына үз исемендәге премияләр дә тапшырды. Плазма физикасы буенча саллы хезмәтләр иясе үзенең Америкада да татарлар белән аралашып яшәве, кайда булса да, үзенең иң әүвәл татар кешесе булуын онытмавы турында да әйтеп узды. «65 яшьтә футболны ташларга туры килде. Компания юк чөнки, - диде ул, әңгәмәне шаянлык белән йомгаклап. - Оныкларым белән чаңгы гына шуабыз. Спорттан аерылырга ярамый».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading