16+

Сабыйлар – көләч, әниләр шат булсын

Ноябрь ахырында һәркайсыбызга да изге, кадерле булган Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм алдыннан булачак әниләргә һәм нәниләргә бирелә торган пособиеләр, декрет ялына кагылышлы башка төр сорауларга аңлатма бирүне сорап, РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлекчә идарәчесе Рамил ГАЙЗАТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

Сабыйлар – көләч, әниләр шат булсын

Ноябрь ахырында һәркайсыбызга да изге, кадерле булган Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм алдыннан булачак әниләргә һәм нәниләргә бирелә торган пособиеләр, декрет ялына кагылышлы башка төр сорауларга аңлатма бирүне сорап, РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлекчә идарәчесе Рамил ГАЙЗАТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

- Сүземне бала тудыру сертификатыннан башлыйм. Туачак баланың беренче документы ул. Ул моннан биш-алты ел элек йөкле хатын-кызларга ярдәмнең яңа төре буларак, «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында гамәлгә кергән иде. Бәясе 11 мең сум булган әлеге документ бала көтүче әниләргә хатын-кызлар консультацияләрендә бирелә. Бу сертификат йөклелек чорында, бала табу вакытында хатын-кызларга сыйфатлы медицина ярдәмен гарантияли, сабыйларны 1 яшькә кадәр карау чорында балалар сырхауханәсендә медицина хезмәтенә түләү мөмкинлеге бирә. Социаль иминият фонды 9 ай эчендә, бала тудыру сертификатлары буенча, медицина учреждениеләренә 407 миллион сум акча күчерде. Шуны да әйтергә кирәк: бу сумманың 60 проценты медицина җиһазлары һәм йөкле хатыннар өчен медикаментлар сатып алуга бирелсә, 40 проценты исә медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга тотыла.
2012 ел башыннан республикада бала тудыру сертификатлары буенча 39,7 мең бала дөньяга килде. Кызыксынучылар өчен шуны да әйтим: быел малайлар кызларга караганда 1,4 меңгә күбрәк туды. Бала табучы әниләрнең 383е игезәк бала алып кайтты, бу, узган ел белән чагыштырганда, 67 очракка күбрәк. Узган ел ике хатын-кыз гаиләләрен өчәр бала белән сөендерде. Быел икенче һәм аннан соңгы бала тудыручылар саны 2,4 меңгә күбрәк булып, бала табучы хатын-кызларның 52 процентын тәшкил итте.
Бала тугач та, анага, эшләү-эшләмәвенә карамастан, бер тапкыр пособие түләнә. Бүгенге көндә аның күләме - 12 мең 405 сум. Декрет ялы тәмамлангач, баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләүче әниләргә беренче бала өчен ай саен - 2326 сум, икенче һәм аннан соң туган балалар өчен 4652 сум түләп барабыз. Соңгы елларда бу пособиеләр шактый артты һәм аларга ел саен индексация ясалып тора. Эшләүче хатын-кызларга хезмәт хакының 40 проценты күләмендә пособие түләнә. Бу пособиенең күләме 14 мең 625 сумнан артмаска тиеш. (Узган ел ул 13833 сум иде.) Игезәк бала тапкан хатын-кызларга әлеге сумма ике тапкыр арттырыла. Без әле эшләүче хатын-кызларга тагын бер төрле пособие түлибез. Дөрес, аның күләме зур түгел - 465 сум гына. Ул йөкле хатын-кызның туачак баласы сәламәтлеге турында алдан ук кайгыртып, йөклелекнең башлангыч чорында (12 атна тулганчы) хатын-кызлар консультациясенә исәпкә баскан очракта бирелә.
Булачак әниләргә йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләрне дә Социаль иминият фонды түли. Соңгы елларда бу пособиене түләүдә уңай якка шактый үзгәрешләр булды. Әлеге пособие бары тик иминиятләштерелгән, ягъни эшләүче хатын-кызларга гына түләнә. Уртача хезмәт хакының 100 процентын алу өчен, аның кимендә 6 айлык хезмәт стажы булырга тиеш. Әле өч кенә ел элек декрет акчасының максималь күләме календарь айга 25 мең 390 сум иде, хәзер без, уртача хезмәт хакының күләменә карап, аны айга 36563 сумга кадәр җиткерә алабыз. Әгәр хатын-кыз берничә урында эшли икән, аңа декрет акчалары барлык эш урыннарында да түләнә.
Инвалид балалары булган әниләргә дә өстәмә түләүләр каралган. Аларга атнага бер көн түләүле ял бирелә. Гомумән, Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе, бала тудыруга, бала тәрбияләүгә бәйле пособиеләр түләү өчен, 2012 елның 9 аенда шактый зур сумма - 4 миллиард 315 миллионнан күбрәк акча бүлеп бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading