16+

Сакланганга ни җиткән?!

«Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе» коммерцияле булмаган җәмгыяте «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2013» республика конкурсын үткәрде. Әлеге конкурс бишенче тапкыр уза.

Сакланганга ни җиткән?!

«Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе» коммерцияле булмаган җәмгыяте «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2013» республика конкурсын үткәрде. Әлеге конкурс бишенче тапкыр уза.

Ассоциациянең җитәкчесе Фәнил Габдрахманов конкурсның елдан-ел дәрәҗәсе күтәрелүе турында әйтте. Бу конкурсны үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, укулар үткәрү өчен менә дигән мәйдан итеп кабул итәргә кирәк. «Хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы белгечләренең алдына куелган бурыч искитмәле җаваплы һәм катлаулы. Алар коллективта эшләүчеләрнең тормышы, саулыгы, куркынычсызлыгы өчен җавап бирәләр. Бу һөнәр ияләренә психолог та, юрист та, шәфкать туташы да һәм тагын бик күптөрле сыйфатларга ия булырга туры килә», - ди Фәнил Габдрахманов.
Конкурста 50дән артык кеше катнашты. Теоретик сорауларга җавап биргәндә тын гына күзәтергә туры килсә, практик өлеш минем шикелле читтән карап утыручыларга да мавыктыргыч булгандыр дип уйлыйм. Зарарлы матдә белән эшләгәннән соң, перчатканы да дөрес итеп сала белергә кирәк икән. Әй, шул да булдымы сорау, дияргә ашыкмагыз. Икенче турга үткән 13 белгечнең сигезе генә бу эшне бер хаталарсыз башкарып чыга алдылар. Ә инде перчаткаларның бүгенге көндә нинди генә сыйфатлысы һәм бизәклесе юк. Проектның иганәчеләре оештырган күргәзмәдә алар белән иркенләп танышырга була иде. Иң күп конкурсантлар «Татнефть» ААҖ оешмаларыннан булды. «Татнефть» ААҖ күп еллардан бирле әлеге юнәлештә нәтиҗәле һәм эзлекле эш алып бара. Соңгы ун елда имгәнү очраклары - өч, үлем очраклары 2,5 тапкырга кимегән. Бу җитәкчелекнең эшне дөрес итеп оештыруын һәм шушы өлкәдә эшләүче белгечләрнең үз эшләренең осталары икәнлеген күрсәтә. Производствода хезмәт куркынычсызлыгының нәтиҗәлелеген тагын да күтәрүне күздә тотып, «Татнефть» ААҖ әлеге юнәлештә эшләүче сервис компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Конкурста җиңүчеләр дә башлыча «Татнефть» компаниясенең хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы белгечләре. Станислав Костров, «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең хезмәтне саклау буенча икенче категорияле инженеры беренче урынны, шул ук идарәдән Владимир Кузьмичев икенче урынны яуладылар. Өченче урынны бүлешүчеләр арасында «ТАНЕКО» ЯАҖнең әйдәп баручы инженеры Фәридә Мухтаева булса, дүртенче урынны «Татнефть»нең кадрлар әзерләү бүлегеннән хезмәтне саклау буенча инженер Диана Сафаргалина, «Нижнекамскнефтехим»нан Екатерина Краснова, «Бавлынефть» нефть һәм газ чыгару идарәсеннән Азат Асылгәрәевләр бүлештеләр.
«Татнефть» җәмгыяте экологик куркынычсызлык буенча да 2015 елга хәтле кабул ителгән программа буенча киң колачлы эш алып бара. Шушы проект кысаларында, март ахырына кадәр, цех эшчеләреннән алып предприятие җитәкчеләре һәм башкарма аппарат җитәкчеләренә хәтле, 500 кеше укуларда катнашачак. Монда төп максат - экологик куркынычсызлык өлкәсендә норматив документларны, закон чыгару актларын теоретик өйрәнү һәм көндәлек эшчәнлектә куллануны арттыру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading