16+

Салкыннар китәргә ашыкмый

Быел чып-чын кышны, аның битләрне чеметтерерлек, аякларга итекләрне кияргә мәҗбүр итәрлек салкыннарын күрмәбез, ахры, дип торганда гына, республикада Раштуадан соң ук салкын һава урнашты.

Салкыннар китәргә ашыкмый

Быел чып-чын кышны, аның битләрне чеметтерерлек, аякларга итекләрне кияргә мәҗбүр итәрлек салкыннарын күрмәбез, ахры, дип торганда гына, республикада Раштуадан соң ук салкын һава урнашты.

Зәмһәрир суыклар дип әйтеп үк булмаса да, декабрьнең җылы-җепшек көннәреннән соң, ул безгә би-и-к салкын булып тоела. Ә синоптиклар исә түбән һава температурасының алга таба да сакланачагын һәм хәтта берничә градуска төшәчәген дә фаразлый. Бүгенге һава торышына килгәндә, көндез - 11-16, ә төнлә 19-24 градус салкынлык булыр дип көтелә. Кайбер урыннарда исә термометр баганасы 26-31гә кадәр дә төшәргә мөмкин. Явым-төшемнәр көтелми. Ял көннәрендә тагын да суыграк булачак дип вәгъдә итә интернет-басмалар. Андагы мәгълүматларга караганда, берәр атнадан көннәр җылына да башлаячак. Табиблар мондый суык көннәрдә җылы итеп киенергә, урамда озак булмаска, сәламәтлеккә игътибарлы булырга чакыра. Әйтүләренчә, февраль башында грипп эпидемиясе дә башланачак икән. Алдан ук аның да хәстәрен күрергә кирәк булыр: күп итеп суган белән сарымсак ашагыз, кеше күп була торган җирләрдә йөрмәскә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading