16+

Шәһәр көнен «Казан-Арена»да бәйрәм итәчәкбез

Әле яңа гына Универсиада кебек масштаблы чара уздырган шәһәр хакимиятенә быел 30 августта бәйрәм ителүче шәһәр һәм Республика көнен үткәргәндә халыкны җәлеп итү һәм шаккатыру шактый кыенга туры киләчәк. Шуңа күрә Казан әлеге эшкә 10 миллион акча бүлеп бирергә җыена. Элеккеге елларда бу көнне Казанның меңьеллыгы исемен йөртүче «Ярминкә мәйданы»на...

Әле яңа гына Универсиада кебек масштаблы чара уздырган шәһәр хакимиятенә быел 30 августта бәйрәм ителүче шәһәр һәм Республика көнен үткәргәндә халыкны җәлеп итү һәм шаккатыру шактый кыенга туры киләчәк. Шуңа күрә Казан әлеге эшкә 10 миллион акча бүлеп бирергә җыена.
Элеккеге елларда бу көнне Казанның меңьеллыгы исемен йөртүче «Ярминкә мәйданы»на җыелышып бәйрәм итә торган идек. Ә узган ел, Болак һәм Ленин дамбасында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, бәйрәмнең төп чараларын «Черек күл» паркына күчерделәр. Быел исә шәһәр халкын «Казан-Арена» яңа футбол стадионында һәм «Казан» халыкара ат ярышлары комплексында ял иттерергә ниятлиләр. Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәзер бәйрәмне оештырырга алынучыларны эзли. Дәүләт заказлары сайтына бу хактагы мәгълүмат инде эленгән. Аукцион 19 августта үткәреләчәк. Сатулашуда откан оешма ун көн эчендә сәхнә комплексларын төзеп бетерү, аны җиһазландыру һәм башка бурычларны үз өстенә алырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading