16+

Сокуры янында җир кишәрлекләре май аенда бирелә башлый

Россиядә, шул исәптән Татарстанда 2011 елның 17 июненә 18 яшькә кадәрге өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләр шәхси торак төзелеше өчен уртак милеккә бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы.

Сокуры янында җир кишәрлекләре май аенда бирелә башлый

Россиядә, шул исәптән Татарстанда 2011 елның 17 июненә 18 яшькә кадәрге өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләр шәхси торак төзелеше өчен уртак милеккә бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы.

Шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ирек Фәттахов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әйтеп үткәнчә, Казанда җир арендасыннан узган ел 1 миллиард сумнан артык, ә җир кишәрлекләре сатудан 500 миллион сумнан күбрәк акча кергән. Федераль закон нигезендә, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге түләүсез тәртиптә бирелә. Биектау районының Каймары авылы янәшәсендә 1735 шәхси торак йортлы һәм социаль өлкәгә караган төрле биналы яңа бистә барлыкка киләчәк. Казанның 1053 гаиләсе биредән үз җир кишәрлеген сайлап алган инде. «Башкаладагы 4 меңнән артык гаилә җир кишәрлеге сорап гариза язды, шулардан 3 меңнән артык гаилә исемлеккә теркәлде. Лаеш районының Сокуры авылы янәшәсендә дә җир кишәрлекләрен документлаштыру эшләре бара», - диде Ирек Фәттахов.
Мэр Илсур Метшин да: «Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты эшчәнлеге берара тәнкыйтькә дучар булган иде. Шулай бит инде ул: эшләгән кешедән гаеп гел табыла. Комитетның хезмәт колачы зур, узган ел гына да гражданнардан 50 мең мөрәҗәгать кергән. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлү - үзе бер зур хезмәт. Сокуры янындагы җир мәйданнарын, документлаштыруны җитди күзәтчелектә тотарга һәм кишәрлекләрне май аенда бүлә башларга кирәк», - дип, әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading