16+

Социаль ипотекага җир беткән?!

Казанда социаль ипотека алымындагы төзелешләрне алга таба да дәвам итү өчен, сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, шулай ук авария хәлендәге торак фондка һәм шәхси секторга караган җирләрне файдалану күздә тотыла.

Социаль ипотекага җир беткән?!

Казанда социаль ипотека алымындагы төзелешләрне алга таба да дәвам итү өчен, сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, шулай ук авария хәлендәге торак фондка һәм шәхси секторга караган җирләрне файдалану күздә тотыла.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов мәгълүмат биргәнчә, Казанда социаль ипотека алымында файдалануга тапшырылган торак мәйданнар бер миллион квадрат метрны тәшкил итәчәк. Бакалея, Кызыл Армия, Актай, Һади Такташ, Ак. Глушко, Фучик, Чистай, Можайский, Максимов, Айдаров, Зур һәм Сабан урамнарындагы йортлар инде тапшырылган. Ел ахырына тагын Завойский, Урицкий, Зур Мөхәммәтшин, Чкалов урамнарындагы йортлар өлгертеләчәк. Казанда 6 елда социаль ипотека йортларыннан инде 50 меңнән артык кеше фатир алган.

Хәзер башкалада Юдино бистәсендә, Республика клиника хастаханәсе янында, Әмәт асты, Һади Такташ һәм Горсовет урамнарында янә 16 йорт төзелеше бара. «Социаль ипотека алымындагы төзелешләр өчен, Урман аръягы бистәсендәге булачак «Салават күпере» комплексы кадәр мәйданлы җирләр башка юк», - диде Азат Нигъмәтҗанов.

«Казанда социаль ипотека төзелешенә ярдәме өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм эшләрне башкаручы предприятиеләргә зур рәхмәт! - дип, фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. - Казанда буш җирләр булмау төзелешләр үткәрүгә комачаулый. Шәһәр үзәгендә торак төзелеше өчен сәнәгать предприятиеләре, авария хәлендәге торак фонд территорияләре, Меховщиклар һәм Даурия урамнарындагы җирләр файдаланылачак. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә шәхси секторда яшәүчеләр күп фатирлы йортларга күчерелә. Казанда да шәхси секторга караган җир кишәрлекләре күпкатлы йортлар төзелешенә җәлеп ителәчәк. Юдино бистәсендәге яңа микрорайонда һәм Урман аръягы бистәсе янындагы «Салават күпере» торак комплексында социаль учреждениеләр торак йортлар белән беррәттән төзеләчәк».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading