16+

«Студентлар язы»ннан – Универсиадага

Җәмгыять нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, анда студентлар иң актив катлауның берсе. Уку белән бергә, иҗтимагый эшләр, һәртөрле социаль проектлар да алар ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Студентлар язы»ннан – Универсиадага

Җәмгыять нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, анда студентлар иң актив катлауның берсе. Уку белән бергә, иҗтимагый эшләр, һәртөрле социаль проектлар да алар ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Казанда студентларның Бөтендөнья Универсиадасын да алардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Хәер, студентлар мондый масштаблы чарага әзерлеккә инде уку елы башында ук кереште. Ел саен уздырылып килүче «Студентлар язы» фестивале - шуңа бер мисал. Быел ул нәкъ менә Универсиада рухы белән сугарылып оештырылды. «УНИКС» кон­цертлар залында үткән йомгаклау тантанасы Бөтен­дөнья спорт чарасына менә дигән бүләк дисәк тә, һич арттыру булмас. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Казан федераль университетының 90нан артык иҗат төркеменең чыгышы жюрины гына түгел, тамашачыларны да әсир итте. Музыка, мода театры, үзенчәлекле жанрлар, бию һәм журналистика юнәлешләре буенча оештырылган фестиваль бүгенге көн студентларының ни дә­рә­җәдә креатив, сән­гатькә гашыйк булуларын күрсәтте. Конкурс формасында барган чара, әлбәттә, иң яхшы чыгышларны билгеләргә тиеш. Инде менә икенче ел рәттән Филология һәм сәнгать институты студентларына бу өлкәдә дә тиңнәр юк. Быел алар - Гран-при иясе. КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп узганча, институт студентлары өчен инде мондый казанышлар табигый күренешкә әйләнеп бара. «Безнең студентлар укуда гына түгел, һәртөрле гаммәви, иҗтимагый һәм мәдәни чараларда да иң активлар. Ул шулай булырга тиештер дә. Бүгенге шартларда бигрәк тә. Университет шундый талантлы яшьләре белән горурлана», - ди вуз ректоры. «Студентлар язы-2013» фестивалендә Филология һәм сәнгать институтының «Казаным» бию төркеме, «Tatar style» мода театры, «Ал Зәйнәбем» һәм «Emerald» вокаль ансамбльләре, «29 килограмм» бию коллективлары чыгышын тамашачы кат-кат алкышларга күмде. «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган барлык югары уку йортларының республикакүләм фестивале финалында яуланган Гран-прида да әлеге иҗат төркемнәренең өлеше зур», - ди оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading