16+

Табигатьнең чираттагы «бүләге»...

Коеп яңгыр ява, көчле җил авыр предметларны тирә-якка очырта, агачлар сыгылып-сыгылып төшә, ботаклары сына һәм берничә минуттан урамнар - елгаларга, ә ишегаллары сазлы күлләргә әверелә... Көчле су ташкыны юлында очраган бөтен әйберне юдыртып алып китә. Узган ял көнендә Мәскәүгә һава торышы шундый «бүләк» ясады.

Шәһәрне су басып китте. Атна буе эсселектән тилмергән шәһәрдә, белгечләр әйтүе буенча, гадәттә, бер атна буе яварга тиешле яңгыр койган. Коммуналь хезмәтләр төне буе шәһәрне рәткә китерергә мәҗбүр булган. Бу - тропик һава торышының нәтиҗәсе. Гидрометцентр белгечләре әйтүе буенча, мондый һава торышы - эсселек һәм яшенле көчле яңгырлар - әле атна буе сакланачак.
Республикабыз районнарында да һава торышы тотрыклы түгел. Кайбер авыллар бер тамчы суга тилмерсә, икенчеләрендә яшенле яңгырлар коя, давыл түбәләрне очырта. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә тагын да эссерәк булачак. Бүген көндез синоптиклар 24-29 градус вәгъдә итә. Иртәгә, ягъни 3 июль төнендә 11-16 градус җылы булса, көндезге якта температура 32 градуска кадәр кыздырачак. Явым-төшемнәр бу көннәрдә көтелми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading