16+

Тарихи үзәкне бозуга юл куелмаячак

Мэр Илсур Метшин рәислегендә Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Тарихи үзәкне бозуга юл куелмаячак

Мэр Илсур Метшин рәислегендә Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда шәһәр үзәгендәге 9 капиталь төзелеш проекты расланды. Комиссия тарафыннан кабул ителгән проектларның берсе - Щапов ур., 43 адресындагы 35 автомобиль кую урыны булган 4 катлы торак йорт. Бу төзелешнең биеклеге һәм дивар бизәлеше комиссияне канәгатьләндермәде, шунлыктан проект берничә мәртәбә кире кагылды. Ахыр чиктә инвестор бина биеклеген 3 катка калдырды, дивар бизәлешен дә камилләштерде. Медицина хезмәткәрләренең Бутлеров һәм Маяковский урамнары киселешендәге элеккеге мәдәният сарае кунакханә сыйфатында үзгәртеп төзелә. Диварның тарихи йөзе саклана. «Ташпулат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Тукай ур., 70 адресында шулай ук кунакханә төзиячәк. Әлеге оешма Бәхтиев йортын (Тукай ур., 72) да төзекләндерәчәк. Тарихи агач йортка Иске Татар бистәсе музее да урнашачак. Большая Красная ур., 66 адресында Казан хореография училищесының башка төбәкләрдән килгән студентлары өчен интернат төзелә башлый.
Тукай һәм Худяков урамнары киселешендә «ASG» компанияләр төркеме тарафыннан корылачак «Апарт-отель» проекты бәхәс тудырмады. Шушы компания Тукай урамында төзиячәк офислар комплексы проекты исә ТР Президенты хөкеменә җибәрелде. Мөштәри ур., 14 адресындагы Оконишников йорты янында офислар өчен 4 катлы тагын бер бина төзеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading