16+

«Татар-дозор» тел өчен көрәште

Казанда дүртенче мәртәбә «Татар-дозор» квест-уены уздырылды. Җидешәр кешедән торган алты команда төрле кафе, ресторан һәм сату нокталарын татар телен куллану-кулланмауга тикшереп йөрде.

«Татар-дозор» тел өчен көрәште

Казанда дүртенче мәртәбә «Татар-дозор» квест-уены уздырылды. Җидешәр кешедән торган алты команда төрле кафе, ресторан һәм сату нокталарын татар телен куллану-кулланмауга тикшереп йөрде.

Оештыручыларның төп максаты - республикадагы икетеллелек законының үтәлешен тикшерү. Нәкъ менә шул бурычны күздә тотып, уенның сайлап алу турында командалар әлеге канунны үтәмәүче, татар теленең барлыгын «онытучы» оешмаларга хатлар җибәрде, татарча хаталы элмә-такталарны, баннер һәм башка билгеләрне фотога төшерде.
Командаларга дөрес маршрутны билгеләү җиңел булмады. Моның өчен аларга төрле башваткыч һәм биремнәрне чишәргә туры килде. Сорауларның барысы да татар халкы тарихы, аның гореф-гадәте һәм мәдәниятенә кагылышлы иде. Уен барышында катнашучылар ике сәгать дәвамында узып баручылар, кибет һәм оешма хезмәткәрләре белән татар теле турында әңгәмә корды. Кунакларга татар телендә дә рәхәтләнеп хезмәт күр­сәтүче кафе һәм кибетләр махсус «Мин татарча сөйләшәм» билгесе белән бүләкләнде.
«Татар-дозор» вәкилләре республиканың икетеллелек турындагы законын бозучы сәүдә нокталарын ачыклады. Барлык теләк-тәкъдимнәрен, шикаятьләрен яшьләр кибет һәм кафеларның махсус китабына язып калдырды. Администратор һәм менеджерлар да күз уңыннан читтә калмады. Аларга телдән кисәтү ясалды.
Шунысы кызганыч, бәй­ге барышында яшьләргә начар мөгамәлә белән дә очрашырга туры килде. Кайбер кибетләргә аларны бөтенләй дә кертергә теләмәделәр. Тик уенда катнашучылар югалып калмады - андый оешмаларның барысы да «кара исемлек»кә кертеләчәк (узган ел бу исемлеккә Универсиада дирекциясе дә эләккән иде).
Быелгы «Татар-до­зор»­ның төп үзенчәлеге исә - анда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 7-9 нчы сыйныф укучылары гына катнашты. Сайлап алу турында алар татар теленә багышланган видеороликлар белән чыгыш ясаганнар иде.
Бәйге җиңүчеләрен бү­ләкләү тантанасы 26 апрель көнне Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында уздырылачак. Шушы ук көнне «Татар теле белән авыр» антипремиясе дә үз хуҗасын табар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading