16+

Татар китапларының бәясе арзан

Бүген - Бөтендөнья балалар китабы көне. Әлеге көн әкиятче Г.Х.-Андерсенның туган көненә туры китерелеп куелган. Күп шәһәрләрдә бу көннәрдә Балалар китабы атналыгы да уздырыла. Ә сез балалар өчен чыгарыла торган татар китапларыннан канәгатьме?

Татар китапларының бәясе арзан

Бүген - Бөтендөнья балалар китабы көне. Әлеге көн әкиятче Г.Х.-Андерсенның туган көненә туры китерелеп куелган. Күп шәһәрләрдә бу көннәрдә Балалар китабы атналыгы да уздырыла. Ә сез балалар өчен чыгарыла торган татар китапларыннан канәгатьме?

Рафис Корбан, Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе, шагыйрь:
- Канәгать. Балалар өчен китап язучыларга мин рәхмәтле генә. Чөнки алар шул юл белән киләчәгебез турында кайгырта. Тик татар балалары өчен чыгарыла торганнары, рус китапларына караганда, арзанрак йөри. Юкса, китап чыгаруга кит­кән чыгым бертөсле. Безнекеләр исә, сатып алмаслар дип, бәяне түбәнрәк куярга мәҗбүр. Мин моны ата-аналарны күз алдында тотып әйтүем, аларның, нишләптер, балаларына кыйммәтле китап аласылары килми. Шунысын да әйтергә кирәк: балалар өчен чыгарылган китаплар, проза яки шигырьләр китабы белән чагыштырганда, зуррак тиражда чыга һәм тизрәк сатылып та бетә.
Фирдәвес Хәйруллина, 4 нче гимназия китапханәчесе:
- Балалар өчен чыгарыла торган китапларның эчтәлегеннән дә, бизәлешеннән дә, сыйфатыннан да канәгатьмен. Соңгы вакытларда китаплар татар һәм рус телендә чыга башлады. Бер биттә - татарча шигырь, икенчесендә аның русча тәрҗемәсе бирелә. Бу үз телендә иркен аралашмаган татар балалары өчен бик уңайлы. Гадәттә, китапханәгә балалар китап сорап керә. Мин аларга татарчаны тәкъ­дим итәм. Фамилияләре татарча булса да, үз телен белмәгәннәре, миңа русча кирәк, татарча укый алмыйм, диләр. Андыйларга исә мин ике телдә чыккан китапны тоттырам. Балалар мондый китапларны яратып укый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading