16+

Татарстанда эшчеләр көндез хезмәттә -муллык, ә кичләрен сәхнәләрдә иҗат матурлыгы тудыра

СССР чорында хезмәткә багышланган җырлар күп иде. «Җырлап чыгабыз иртән кырларга»,-дигән шигырь юлларын кемнәр кенә көйләп йөрмәде икән!

Татарстанда эшчеләр көндез хезмәттә -муллык, ә кичләрен сәхнәләрдә иҗат матурлыгы тудыра

СССР чорында хезмәткә багышланган җырлар күп иде. «Җырлап чыгабыз иртән кырларга»,-дигән шигырь юлларын кемнәр кенә көйләп йөрмәде икән!

Татарстанда эшче яшьләрнең XI нчы “Наше время-Безнең заман” республика ачык телевизион фестивале уза. Ул республикада Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышлана. Эре һәм кече предприятиеләрдән гариза-заявкалар 25 сентябрьгә кадәр BZZM. RU сайтында кабул ителә.
Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә 2014 елдан башлап үткәрелә. Быелгы чара уңаеннан Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров исеменнән предприятиеләргә хатлар җибәрелде. Һәр кешенең күңелендә иҗат чаткысы бар, бу фестиваль сәләтләрне ача, сәхнәләрдә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирә. Татарстанда, гомүмән, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлекләре зур. Авылларда да мәдәният учаклары төзелә һәм төзекләндерелә,- диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

Форсаттан файдаланып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән:”Авыл хезмәтчәннәре дә катнаша аламы?”-дип сорау бирдем.
— Әлбәттә, фестивальдә авыл яшьләре дә катнаша. Авылларда да мәдәни тормыш гөрли, бер-берсенә йөрешеп концертлар һәм спектакльләр куялар. Бу яктан Саба районы үрнәк, алар башка районнарга да иҗат гастрольләренә өлгерәләр,- дип җавап кайтарды Нурия Хашимова.

Яшьләр эшләре буенча министрлыкның бүлек җитәкчесе Динар Хафизов сөйләгәнчә, Татарстандагы төрле милек формасындагы предприятиеләрдә 700 мең яшь кеше эшли. Фестивальдә 18-35 яшьлекләр, ә команда составында 45 яшькә кадәргеләр дә катнаша.

— Татарстан Президентына республика предприятиеләрендәге 150 яшьләр оешмасы исеменнән рәхмәт! Фестиваль эшче яшьләр тарафыннан бик хуплап кабул ителде, нык абруй казанды. Үземнең дә “Татэнерго” командасы составында сәхнәдә чыгыш ясаганым булды,- диде “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр берлеге” төбәк җәмәгать оешмасы советы рәисе Айдар Сәгетдинов.

Татарстан һәм Кырым республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Наше время-Безнең заман” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов артистларга хас булганча бик хисләнеп сөйләде.

— Россия гражданины булуым, һәрьяктан алдынгы Татарстанда яшәвем белән бәхетле мин. Рөстәм Миңнехановның Президент булуы белән Татарстан бик отты. Рөстәм Нургалиевич “Наше время-Безнең заман” һәм “Созвездие-Йолдызлык” фестивальләренә теләктәш. Татарстан дөньяга матурлык тарата, эшчеләр көндез хезмәттә -муллык, ә кичләрен сәхнәләрдә иҗат матурлыгы тудыра,- диде Дмитрий Туманов.

“Наше время-Безнең заман” фестивале башта 4 зонада уза. Әлмәттә 8-9 октябрьләрдә, Түбән Камада 15-16 октябрьләрдә, Казанда 22-23 октябрьләрдә, Яшел Үзәндә 29-30 октябрьләрдә. Зоналарда уңышлы чыгыш ясаган командалар 12-13 ноябрьләрдә Идел буе спорт һәм туристлык академиясендә очрашып, суперфиналда катнаша. Гала-концерт “Пирамида”да 15 ноябрьдә була. Гран-при яулаган командага Татарстан Президентының күчмә кубогы һәм 500 мең сум премия тапшырыла. “Безнең заман геройлары” махсус призын яулаган кешегә 300 мең сум бирелә.

Камал театры каршындагы мәйданда 30 августта 13.00 сәгатьтә эшче яшьләр фестивальләрендә җиңүләрнең һәм лауреатларның бәйрәм концерты була. “Наше время-Безнең заман” һәм “Созвездие-Йолдызлык” фестивальләре җиңүчеләре белән лауреатлары 4-18 сентябрьләрдә республика шәһәрләрендә һәм районнарында концертлар куя.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading