16+

«ТЭФИ-регион» җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар

Казанда «ТЭФИ-регион» Бөтенроссия телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Иң куанычлысы шул: әлеге мәртәбәле бәйгенең иң-иңнәренә генә бирелә торган «Орфей» сыннары Казанда да калды.

«ТЭФИ-регион» җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар

Казанда «ТЭФИ-регион» Бөтенроссия телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Иң куанычлысы шул: әлеге мәртәбәле бәйгенең иң-иңнәренә генә бирелә торган «Орфей» сыннары Казанда да калды.

«Казан» телерадиокомпаниясенең татар телендә чыга торган «Адымнар» тапшыруы «Атналык мәгълүмати-аналитик программа» номинациясендә җиңү яулады. Ә Россия телевидениесе академиясенең махсус призы, төбәк телевидениесе үсешенә өлеш керткән өчен, Татарстанның «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка тапшырылды. «Яңа Гасыр»да чыга торган «Жизнь в ритме танго» тапшыруы да «Документаль фильм. Спорт геройлары» номинациясендә билгеләнеп узылды.
Бүләкләү тантанасын актер Михаил Ефремов һәм теле-радиотапшырулар алып баручы Светлана Зейналова алып барды. «Пирамида» күңел ачу үзәгендә булган бәйрәмгә телевидение өлкәсендә иң танылган, иң абруйлы кешеләр: Россия телевидениесе академиясе фонды президенты, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, әлеге фондның генераль директоры Этери Левиева, Россия телевидениесе академиясе вице-президенты Игорь Мишин, телевидение өлкәсендә зур хөрмәткә ия булган Владимир Познер һ.б. җыелган иде.
Михаил Швыдкой: «ТЭФИ-регион» конкурсының нәкъ менә Казанда тәмамлануына бик шатмын. Мин бу шәһәрне электән үк яратам», - дип билгеләп узды. Соңыннан ул Татарстан Президентына һәм Премьер-министрга Рәхмәт хатлары тапшырды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков та үз чиратында: «Мондый мәртәбәле конкурсның Татарстан башкаласында үткәрелүе һәм алып баручыларның кунакларны татарча сәламләве бик куандыра. Әлеге бәйрәмдә Владимир Познер кебек телевидение легендалары булу безнең өчен бик мөһим», - диде.
Шундый зур бәйгедә җиңеп чыгу һәм бакырдан коелган «Орфей» сынына ия булу олы мәртәбә һәм эш өчен зур бәя. Һөнәрдәшләребезне бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading