16+

Торак фонды белән нишләргә?

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советында «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге инвестиция климатын яхшырту буенча РФ Хөкүмәте стратегияләрен тормышка ашыру чаралары» турында сөйләшенде. Җыелышны ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев ачып җибәрде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады. Ул «Торак-коммуналь...

Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советында «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге инвестиция климатын яхшырту буенча РФ Хөкүмәте стратегияләрен тормышка ашыру чаралары» турында сөйләшенде. Җыелышны ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев ачып җибәрде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады. Ул «Торак-коммуналь хуҗалыклардагы реформага ярдәм фонды турында»гы федераль законның үтәлеше хакында сөйләде. Әлеге канун буенча, 24,7 млрд сумга 9162 күпфатирлы йорт төзекләндерелгән.
ТР Дәүләт Советы тыңлауларында парламентның тарифлар комитеты урынбасары Лилия Борисова: «2011 елда 30 инвестиция программасы төзелеп, су китерү һәм җылыту өлкәсенә 1 млрд сумлык чаралар күрелгән. Быел 2 млрд булыр дип көтелә», - дип белдерде.
Җыелышта ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов: «Идарә итү компанияләренең керемнәре белән чыгымнары үтә күренмәле булырга тиеш!» - диде. Шулай ук Парламент тыңлауларында: «Күп чыгымнар тотып, кайбер идарә итү компанияләренә ярдәм иткәнче, шул акчага аларның үзләрен тикшерергә, ягъни аудит үткәрү кирәк!» - дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.
Республикабызда алданган фатир өлешчеләре дә күп икән. Барлыгы 34 йорт аферистлар тарафыннан төзеп бетерелмичә калган. Аларның 23е - Казанда, 5есе - Чаллыда, 5есе - Түбән Камада һәм берсе - Әлмәттә. Ярдәм фондыннан шул йортларны төзеп бетерүгә дә акча биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading