16+

ЦИРК килә

Казанлылар быел да Кояш циркын тамаша кыла алачак. Әйтүләренчә, киләсе елның гыйнварында булачак тамашага билетлар сатыла да башлаган инде. Билетларның бәясен үткән елдагыча дип әйтергә була. Цирк бу юлы өч көн барачак. Аны, узган елгы кебек, «Татнефть-Арена»да күреп булачак ди. Шоуны оештыручылар тамашаны 14 мең казанлы карар дигән нияттә тора....

Казанлылар быел да Кояш циркын тамаша кыла алачак. Әйтүләренчә, киләсе елның гыйнварында булачак тамашага билетлар сатыла да башлаган инде. Билетларның бәясен үткән елдагыча дип әйтергә була. Цирк бу юлы өч көн барачак. Аны, узган елгы кебек, «Татнефть-Арена»да күреп булачак ди. Шоуны оештыручылар тамашаны 14 мең казанлы карар дигән нияттә тора.
Канада циркының Michael Jackson THE IMMORTAL World Tour куелышы (постановкасы) Майкл Джексон иҗатына багышланган үзенә күрә бер рок-тур да булып тора. Әлегә цирк артистлары АКШ, Мексика, Дания, Швеция һәм Германиядә чыгыш ясый. Аннан инде, көзгә таба, Россиягә киләчәкләр. Ноябрьдә аларны Петербургта көтәләр. Ә Казанга Испаниядән соң юл тотачаклар. Ел башыннан цирк 46 шәһәрдә 95 тапкыр чыгыш ясарга өлгергән. Елның беренче алты аенда 703 793 билет сатылган.
Тамаша Майкл Джексонга багышланганга, аның эчтәлегендә җырчының хыяллар дөньясы, аның матурлыкка омтылуы, әкиятләргә һәм могҗизаларга балаларча ышануы, музыканы яратуы чагылачак. Тамашада аның җырларын да ишеттерәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading