16+

Тукайның вафатына 100 ел тулды

Моңа кадәр Тукайның туган көнен генә билгеләп уза торган идек, ә менә быел татар яшьләре һәм мөхтәрәм язучыларыбыз белән аның үлем мәрәсимен дә искә алдык. Кызганыч ки, телебезгә елдан-ел ихтыяҗ кимеп, аерым катлау кешеләре өчен генә кадере калып барган чорда, әле ярый бу күренешне Тукаебыз күрми, дип офтанырга гына калды...

Тукайның вафатына 100 ел тулды

Моңа кадәр Тукайның туган көнен генә билгеләп уза торган идек, ә менә быел татар яшьләре һәм мөхтәрәм язучыларыбыз белән аның үлем мәрәсимен дә искә алдык. Кызганыч ки, телебезгә елдан-ел ихтыяҗ кимеп, аерым катлау кешеләре өчен генә кадере калып барган чорда, әле ярый бу күренешне Тукаебыз күрми, дип офтанырга гына калды...

Чор дигәннән, 12 апрель көнне җомга намазыннан соң «Нурулла» мәчетенең ишек төбендә оештырылган «Пе­чән базары ярминкәсе», ягъни «Тукай 100е» дип аталучы флешмоб һәммәбезне дә XX гасыр башы мохитенә алып керде. Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге оештырган бу акциядә ана теленә азмы-күпме мө­нәсәбәте булган, чама белән күп дигәндә ике йөзләп кеше катнашкандыр. Хәер, чарага килүчеләргә җомгага килүчеләр дә кушылгач, ул шактый күләмле булып күренде. Бик күпләрнең киенү рәвешләре Тукай яшәгән чорны хәтерләтә иде. Урамның ике ягына урнаштырылган өстәлләргә урта һәм югары уку йортлары шәкертләренең кул эшләнмәләре белән беррәттән, татарча язулы, милли бизәкле, Казан күренешләре ясалган открыткалар, кулъяулыклар, зәркән эшләнмәләре, бала киемнәре, чынаяклар, шулай ук Лаеш осталары агачтан эшләгән мәчет пазллары, каеп ясалган тартмачыклар тезелеп киткән. «Мө­хәм­мәдия» мәдрәсәсе кызлары үзләре пешергән кабартма, өчпочмак, кыстыбый һәм кәбестә бөккәннәре тәкъдим итеп торды. «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» активистлары «әфәнде-туташ»ларны самавырда кайнаткан чәйне авыз итәргә кыстадылар. Икенче почмакта кызларның кулларына кына белән сурәтләр төшереп торучы осталар да эшсез тормады.
XX йөз башындагы килеш-килбәтне туры китереп киенеп килгән яшьләрнең төрлелегеннән күзләр камашырлык иде бу көнне. Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин әлеге чараны уздыруда яшьләргә Камал театры, КФУның филология һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, «Ялкын» журналы редакциясе булышуын җиткерде. Кемдер киемләтә ярдәм итсә, икенче берәүләр укучыларын бәй­рәмгә җибәргән, өченчеләре яшь шагыйрьләрне әлеге чарага китертү мәсьәләсен үз өстенә алган.
Яшь шагыйрьләр бер-бер артлы махсус сәхнәчеккә менеп, үзләренең шигырьләрен сөйләгән арада шәкертләр ярминкә буйлап «Аң» журналын таратты. Бу санда шагыйрь Габдулла Тукайның үлемен хәбәр иткән язма, Печән базары турында мәгълүмат һәм урыс телендә Тукай турында язылган кызыклы фактлар урын алган иде. Тамашаны Раил Өметбай алып барды. Ул Тукайның үлеменә бәйле йөз ел элек булган төрле тарихи фактларны җиткерде. Әлеге чара милләтебез гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры һәм Тукай рухына дога кылу белән тәмамланды.
Ә кичә, ягъни Тукай вафат булган көнне Татарстан Язучылар берлеге дә татар җәмәгатьчелеге белән Клячкин хастаханәсе ишегалдында митинг үткәргәннән соң, олуг шагыйребезнең каберен зиярәт кылдылар. Тукай музеена кереп, яңа экспонатларны карадылар. Ә Клячкин хастаханәсенең Тукай яткан бүлмәсен мини-музей ит­кәннәр икән. Тууына 135 ел тулган икенче бер олуг әдибебез Гаяз Исхакый әйт­кәнчә, «Сырламыйча, кырламыйча күмеп куелган алмазыбыз»ны милләттәшләребез быел шул рәвешле искә алдылар. Алда 26 апрель - Тукаебызның туган көне һәм шул уңайдан уздырылачак яңа чаралар көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading