16+

“Тышау кисү”: бала тәпи китсен өчен нишләргә?

Бу язмабыз баланың тәпи китүенә багышланачак. Татар халкы тапкыр халык, бу уңайдан да төрле әйтемнәре, такмаклары җитәрлек.

“Тышау кисү”: бала тәпи китсен өчен нишләргә?

Бу язмабыз баланың тәпи китүенә багышланачак. Татар халкы тапкыр халык, бу уңайдан да төрле әйтемнәре, такмаклары җитәрлек.

Бала тиз генә тәпи китмәгәндә нәрсәләр эшләгәннәр икән безнең әби-бабайлар? Ә бәлкем әле хәзер дә эшләштергәлиләрдер. Мин языйм әле, ә сез, бәлки, искә төшерерсез.

Сезнең “тышау кисү” дигән төшенчәне ишеткәнегез бармы? Бала тиз генә йөреп китә алмаса, аның аяклары арасыннан кул белән күренми торган бауны кискән кыяфәт ясаганнар. “Тышавын кисәм! Тышавын кисәм!” – дип кабатлаганнар бу вакытта.
Белә идегезме икән, кайдадыр чынлап та башта баланың аякларын буш итеп кенә бәйләп куйганнар, аннан “кискәннәр”. Ат тышаулаган кебек булган инде бу, шуңа күрә дә “тышау кисү” дип аталган әлеге гадәт.

Баланы тизрәк тәпиле итүнең әле икенче төрле ысулы да булган. Анысы зрә дә кызык. Моның өчен баланы көтү каршына чыгарып утыртканнар. Шуннан бала куркуыннан торып чаба башламасынмы?! Шулай дип сөйләгәннәре бар чыннан да.

Әле тагын да ышанычлы булсын өчен шул вакытта баланың аяк арасыннан йомырка тәгәрәткәннәр. Йомырка шикелле тәгәрәп йөрсен дип! Сез моңа ышанасызмы? Үзегез курыкмыйча баланы көтү каршына утыртыр идегезме?

Күбебезгә “тәпи китү”, “тәпи йөрү” кебек сүзләр күбрәк таныш инде, әйеме? Ә кайбер якларда моны “пәпә саплау” дип атыйлар икән. Тау ягында шулай дип сөйләшәләр.

Баланың тәпи китүенә багышланган матур-матур такмаклары да бар әле ул:
Текер-текер йөресен,
Тигәнәк моңар тимәсен.
Күп кешеләр моны сөйсен,
Күз дә моңа тимәсен.

Дүрт аяк,
Камыт аяк,
Кыргаяк.

Тегәрҗеп муен,
Төймә баш,
Ник йөрмисең, карлыгач?
Шушылай такмаклый-такмаклый баланы йөреп китәргә өндәгәннәр.

Үзенчә ырымлау буларак та бәяләнә ала бу такмаклар. Баланың якын киләчәгенә ниндидер билгеле бер программа бирелә – ул йөрсен, аны сөйсеннәр, яратсыннар, аңа күз тимәсен.

Ә икенче такмакта бала бераз мәзәгрәк итеп күрсәтелә. Камыт аяклы, бераз гына кыргаякка да охшаган бала килә күз алдына. Ләкин бит ул ахыр чиктә барыбер матур итеп тәпи дә китәчәк, шул тәпиләрендә ныклап басып торырга һәм үз көнен көтәргә дә өйрәнәчәк!
Әйткән идегезме балаларыгызга шундый такмаклар? Ә бәлкем әле дә әйтәсездер?

Зәлия Брусько.
Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading