16+

Укол бирсәң, котылырсың...

Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ханым, хроник авыруы кузгалу сәбәпле, «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырган. Табибларның ишектән кергәннәрен генә көтеп торган, күрәсең, ул алардан үзенә тизрәк авыртуны баса торган укол ясауларын таләп итә башлаган.

Укол бирсәң, котылырсың...

Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ханым, хроник авыруы кузгалу сәбәпле, «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырган. Табибларның ишектән кергәннәрен генә көтеп торган, күрәсең, ул алардан үзенә тизрәк авыртуны баса торган укол ясауларын таләп итә башлаган.

Авыруны караганнан соң, табиблар аның сәламәтлегенә бернәрсә дә янамавын һәм уколның кирәге юклыгын ачыклаганнар. Әмма ханым сүзен сүз итә торганнардан булып чыккан. Табибларның укол ясап тормыйча гына чыгып китәргә җыенуларын аңлап алгач, ул тиз генә ишекне бикләп куйган. Медиклар аны күпме генә үгетләп карасалар да, ханымның үз туксаны туксан - укол кадамыйча, өйдән чыктым юк. Мескен табибларга «Ашыгыч ярдәм» станциясе һәм полиция белән элемтәгә керүдән башка чара калмаган. Ханым табибларны ярты сәгатьлек сөйләшүдән соң гына чыгарып җибәрергә ризалашкан.
- Теләсә нинди пүчтәк авырту өчен дә тизрәк «ашыгыч ярдәм» чакыра торган кешеләр була. Аларга нинди укол бирелүе әһәмиятле түгел, иң мөһиме - нәрсә дә булса кадасыннар гына. Алар уколны бар авырудан дәва дип кабул итә, - дип аңлаткан табибларның берсе соңыннан бу хәлне. Берникадәр вакыт алдарак Казанда яшәүче бер ханымның «ашыгыч ярдәм» фельдшерын үзенә каратырга һәм җенси якынлыкка тартырга маташуы турында да хәбәр бирелгән иде. Фельдшер аннан бары йоклата торган укол ярдәмендә генә котылган.
Кемдер табиблар белән уен уйнап ятканда, бәлки, икенче берәү чын мәгънәсендә тормыш өчен көрәшеп, «ашыгыч ярдәм» килгәнен зарыгып көтәдер... Табибларны пычак тотып каршылаучылар, кыйнап ташлаучылар турында да еш язып торалар. «Якланмаганлык ягыннан «ашыгыч ярдәм»некеләр барлык рекордларны да куеп бетерделәр бугай инде», - ди әлеге төр табибларны йөртүче машина шоферы Сергей Лобанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading