16+

Урамнар төзекләндерелә, парклар яңартыла

Татарстан Республикасы, Казан зур вакыйгага әзерләнә: 2015 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын зурлап үткәрәчәкбез. Әлеге зур бәйрәмгә әзерлек эшләре инде бүгеннән үк бара.

Җиңү көненә әзерлек эшләре кысаларында, Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөртә торган урамнарны төзекләндерү, мемориаль зона һәм такталарны, кабер ташларын, һәйкәлләрне һ.б.ны тәртипкә китерү планлаштырылган.
Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Җиңү паркын да яңарту каралган. Анда мемориаль зона оештырырга, Казаннан чакырылган һәм сугыш кырларында һәлак булган 40 мең хәрби хезмәткәр исеме белән «Электрон хәтер китабы» мемориалын төзергә ниятлиләр.
Ләйлә Фазлыева әйтүе буенча, октябрьнең уртасыннан шәһәрнең барлык учреждениеләре һәм предприятиеләрендә дә махсус «кыр почтасы» әрҗәләре (ящики «полевой почты») барлыкка киләчәк, биредә Казанда Җиңү бәйрәменең 70 еллыгын билгеләп үтү буенча һәркем үзенең теләк-тәкъдимнәрен калдыра ала. 2015 елда узачак бәйрәмнең сценарие да әзерләнә башлаган инде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading