16+

Венера белән очрашу

Иртәгә, таң беленүгә, Венера белән очрашам. Эш сәгате башланганчы бергә булачакбыз.

Венера белән очрашу

Иртәгә, таң беленүгә, Венера белән очрашам. Эш сәгате башланганчы бергә булачакбыз.

«Бусы тагын нинди кыз инде», - дип баш вата торгансыздыр, шулаймы? Кыз түгел ул, планета. Чулпан йолдыз, Таң йолдызы... Таң беленеп, башка йолдызлар күздән югалгач та ай янәшәсендә балкып янучы бу йолдызга халык нинди генә исем бирмәгән дә, аңа атап нинди генә шигырь чыгармаган. Ә иртәгә, ягъни 6 июнь көнне без, татарстанлылар, сирәк астрономик күренешкә - Венера планетасының көндез кояш нурларын тоткарлау мизгелен күрү бәхетенә ирешә алабыз. Күктәге үзгәрешләр төнге сәгать икедән алып, җиде сәгать буена дәвам итсә дә, моны таң ату белән генә күзәтә башларга мөмкин булачак. Ул кояшта кара тап барлыкка килүдән гыйбарәт. Әлеге тап кояш әйләнәсенең өске өлешеннән, сул яктан башлап, уңга таба хәрәкәт ясаячак. «Кара тап» якынча иртәнге сәгать тугызларда кояш нурларын тоткарлаудан туктый. Соңгы тапкыр мондый вакыйга 2004 елның 8 июнь көнендә булган. Астрономнар бу сирәк күренешне «гасырга бер генә кат була торган хәл, ди. Хакыйкатьтә халыкның Венера белән тагын кайчан күрешә алачагын бер Аллаһ кына төгәл белә.
«Кояш өстендәге» Венераны күрү өчен, күзләрне саклаучы караңгы пыяла аркылы карарга кирәк. Кара күзлекләр барлыкка килгәнче, әби-бабайлар мондый күренешне күзәткәндә, гади пыяланы корымга буяп, шуның аша карый торган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading