16+

Яңа кәрзин тулырак кебек

Кулланучылар кәрзине ул, гади генә итеп әйткәндә, халыкның ярлылык чиген билгели. Әлеге кәрзингә күптән түгел генә үзгәрешләр кертелде. Товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең 156 төреннән торган исемлек 1992 елдан бирле үзгәрешсез калып килгән иде. Ә бит аз вакыт узмады! Бәяләр дә, тормыш шартлары да җир белән күк арасы. Кәрзиннең эчтәлеген яңабаштан...

Яңа кәрзин тулырак кебек

Кулланучылар кәрзине ул, гади генә итеп әйткәндә, халыкның ярлылык чиген билгели. Әлеге кәрзингә күптән түгел генә үзгәрешләр кертелде. Товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең 156 төреннән торган исемлек 1992 елдан бирле үзгәрешсез калып килгән иде. Ә бит аз вакыт узмады! Бәяләр дә, тормыш шартлары да җир белән күк арасы. Кәрзиннең эчтәлеген яңабаштан...

Кулланучылар кәрзине ул, гади генә итеп әйткәндә, халыкның ярлылык чиген билгели. Әлеге кәрзингә күптән түгел генә үзгәрешләр кертелде. Товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең 156 төреннән торган исемлек 1992 елдан бирле үзгәрешсез калып килгән иде. Ә бит аз вакыт узмады! Бәяләр дә, тормыш шартлары да җир белән күк арасы. Кәрзиннең эчтәлеген яңабаштан карап чыгарга бик вакыт. Азык-төлек һәм башка төр товарлар, хезмәт күрсәтүләрнең яңа минималь җыелмасы иң элек елдан артык РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгында, аннан соң РФ Хезмәт министрлыгында эшләнде. Ниһаять, аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.
Яңа кәрзиннең составы продуктларның энергетик кыйммәтлелегенең тәүлеклек дозасыннан чыгып билгеләнгән. Халыкның хезмәткә сәләтле өлешенә ул - 2487 ккал, пенсия яшендәгеләргә - 2100 ккал, балаларга 2012 ккал күләмендә билгеләнгән. Ит, балык, сөт, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне куллануның еллык нормасының артуын да әйтергә кирәк. Ә менә ипи, бәрәңге, үсемлек мае һәм маргаринны азрак кулланырга туры киләчәк. Итне хезмәт ияләре - 57, пенсиядәгеләр - 71, балалар 30 процентка күбрәк куллана башлаячак. Эшкә сәләтле гражданнар өчен яңа кәрзиннең 200 сумга (3,2 процент) артып, 6367 сумга күтәрелгәнлеге билгеле. Пенсия яшендәгеләр өчен ул 411 сумга артып, 5443 сум булган. Балаларга килгәндә, аларныкы 250 сумга арткан. Хәзер ул 6407 сум тәшкил итә. Моның үзе артыннан яшәү минимумының артуын да ияртәчәген, шулай булгач, социаль түләүләрнең дә артачагын әйтеп тормасак та буладыр. Өстәмә чыгымнар өчен 2012-2014 елларга федераль бюджетта акча каралган инде. Кулланучылар кәрзиненең яңасын исәпкә алып, минималь хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр һәм башка акчалата социаль түләүләрне исәпләү 2013 елның 1 гыйнварыннан башланыр дип көтелә.
Сүз уңаеннан, күп кенә алга киткән илләрдә кулланучылар кәрзиненә бүген халык тарафыннан киң кулланыла торган электр товарлары, шул исәптән телекоммуникация җайланмалары да керә. Әлеге җайланмаларның кеше тормышындагы роленә караганда, бу үзен аклый торган нәрсә. Якын киләчәктә мондый тәҗрибәне, бәлки, Россиядә дә куллана башларлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X