16+

Яңгыр яу, яу, яу!

«Бәрәңге бакчасында чүп утап ятып кызынып беттем. Аның бәрәңгесен дә әйтер идем... Әле тишелеп кенә килә. Бу атналарда яңгыр булмаса, пешеп бетәр инде...» Телефон аша танышына шулай сөйләп бара бер апа. Әйе, яңгыр кирәк шул. Галимнәр артык төшенкелеккә бирелмәскә куша кушуын. Бүген төнлә атмосфера басымы 8 мм га төшкән. Бу...

«Бәрәңге бакчасында чүп утап ятып кызынып беттем. Аның бәрәңгесен дә әйтер идем... Әле тишелеп кенә килә. Бу атналарда яңгыр булмаса, пешеп бетәр инде...» Телефон аша танышына шулай сөйләп бара бер апа. Әйе, яңгыр кирәк шул. Галимнәр артык төшенкелеккә бирелмәскә куша кушуын. Бүген төнлә атмосфера басымы 8 мм га төшкән. Бу Татарстан читендә яшен фронтының формалашуы турында сөйли. Ул безнең республикага да килер дигән өмет бар.
2013 елда галимнәр җәй эссе һәм оптималь күләмдә явым-төшем булачак дип фаразлаган булсалар да, корылык үзен күрсәтә башлады инде. Барыннан да бигрәк, туфракта дымның җитмәвен көзге культуралар тойган. Әлеге үсемлекләр саргая башлаган.
Гисметео сайты биргән мәгълүматларга караганда, 18, 19, 20, 21 июнь көннәрендә яңгырлар көтелә. Көннәр җылы - эсселек 26-30 градус булачак. Төнлә исә 17-20 градус җылы. Мондый фаразлар мул уңышка өмет уята.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading